Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Һәр тиен исәптә

Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр быел декларацияне 28 апрельдән дә соңга калмыйча тапшыралар. Бу айның ял көннәре белән төгәлләнүенә бәйле. Аксубай муниципаль районының коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү буенча комиссиясе, "Коррупциягә каршы тору буенча" Федераль канун таләпләренә нигезләнеп, Россия Федерациясенең норматив хокуки актларында билгеләнгән исемлеккә кертелгән дәүләт һәм муниципаль вазифа биләүче...

Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр быел декларацияне 28 апрельдән дә соңга калмыйча тапшыралар.

Бу айның ял көннәре белән төгәлләнүенә бәйле. Аксубай муниципаль районының коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү буенча комиссиясе, "Коррупциягә каршы тору буенча" Федераль канун таләпләренә нигезләнеп, Россия Федерациясенең норматив хокуки актларында билгеләнгән исемлеккә кертелгән дәүләт һәм муниципаль вазифа биләүче затлар (шул исәптән үз вазифаларын даими булмаган нигездә гамәлгә ашыручы депутатлар да), дәүләт гражданлык һәм муниципаль хезмәткәрләр, шулай ук дәүләт (муниципаль) учреждениеләр җитәкчеләре яллап эшләтүче (эш бирүче) вәкилгә ел саен үзләренең табышлары, чыгымнары, мөлкәт характерындагы милекләре һәм бурычлары, шулай ук тормыш иптәшләренең һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәт характерындагы милекләре һәм бурычлары хакында мәгълүматлар тәкъдим итәргә бурычлы.

Мәгълүматлар РФ Президентының 23.06.2014 елда чыгарылган 460 нчы санлы Указы белән керемнәр, чыгымнар, мөлкәт характерындагы милекләр һәм бурычлар турындагы бердәм расланган белешмә буенча тәкъдим ителә.

Керемнәр, чыгымнар, мөлкәт характерындагы милекләр һәм бурычлар турында мәгълүматлар тәкъдим итмәү яки дөрес булмаган мәгълүматлар бирү яки аларны тулысынча тәкъдим итмәү, канунда каралган ышанычны югалтуга бәйле эштән азат итүгә кадәр җаваплылыкка тартуны үз эченә ала.

Районның рәсми сайтында "Коррупциягә каршы көрәш" бүлегендә "Муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибе таләпләрен үтәү һәм кызыксынган затлар арасындагы бәйләнешләрне җайга салу буенча комиссия" бүлекчәсендә керемнәр, чыгымнар, мөлкәт характерындагы милекләр һәм бурычлар турында белешмәләрне тутыру буенча, нәкъ менә нинди мәгълүматларны күрсәтергә, ә кайсыларын күрсәтмәү хакында җентекле инструкцияләр, методик тәкъдимнәр урнаштырылган, шулай ук гаилә хәленә һәм милек торышына бәйле мисаллар да китерелгән.

Фото: sovetnik.consultant.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев