Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Икеайлык: чиста булачак

Бүген Татарстанда "ЭКОяз-2017" санитар-экология икеайлыгы башлана. Министрлар Кабинетында узган видеобрифингта ТРның экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Абдулганиев хәбәр иткәнчә, бу вакытта республиканың барлык табигатьне саклау ведомстволары көчәйтелгән режимда эшләүгә күчәчәк. Ике ай эчендә республика территориясе халыкның экологик һәм санитария-эпидемиологик иминлеге таләпләренә җавап биргән торышка китерелергә тиеш. Санкциясез урыннарга ташланган...

Бүген Татарстанда "ЭКОяз-2017" санитар-экология икеайлыгы башлана.

Министрлар Кабинетында узган видеобрифингта ТРның экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Абдулганиев хәбәр иткәнчә, бу вакытта республиканың барлык табигатьне саклау ведомстволары көчәйтелгән режимда эшләүгә күчәчәк.

Ике ай эчендә республика территориясе халыкның экологик һәм санитария-эпидемиологик иминлеге таләпләренә җавап биргән торышка китерелергә тиеш. Санкциясез урыннарга ташланган чүплекләрне ачыклау һәм аларны юк итүгә төп басым ясалачак.

Икеайлык чорында татарстанлылар арасында түбәндәге номинацияләр буенча бәйгеләр үткәрелә: "Экомәктәп", "Экогаилә", "Экопредприятие", "Эковуз", "Экобалалар бакчасы", "Экоҗәмгыять" (иҗтимаги экологик оешмалар, берләшмәләр өчен), "Экоүзәк". Шулай ук "Татарстан Республикасының 100 яшел почмагы"н билгеләү буенча да бәйге игълан ителгән.

ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, 1 апрельдән Аксубай районы территориясендә территорияләрне җыештыру буенча санитария-экологик икеайлыгы игълан ителә, ә эшне контрольләү буенча оператив штаб оештырылган.

- Безнең алда зур бурыч тора - район территориясен тәртипкә китерү, - ди район башкарма комитеты рәисе Анатолий Горбунов. - Без район халкына икеайлык чараларында катнашырга чакырып мөрәҗәгать итәбез. Чөнки чисталык һәм тәртип, барыннан да элек, үзебез өчен кирәк. Өстәвенә, быелгысы ел Россиядә Экология елы буларак игълан ителде, шуңа күрә әйләнә-тирә мохит проблемаларына зур әһәмият бирергә кирәк.

Икеайлык чорында районның санитария-экологик торышын яхшырту буенча җитди эшләрне үтәү таләп ителә: агачлар утырту, юллар һәм тротуарларны, йорт фасадларын ремонтлау, урам яктырткычлары урнаштыру, скверларны, паркларны, балаларның уен мәйданчыкларын төзекләндерү, чүпне каты көнкүреш полигонына чыгару. Хезмәт коллективларына күрсәтмәләр аерым: карның акрынлап эрүе күзәтелгәндә оешма территорияләрендә атна саен җыештыру эшләре алып барырга. Алга таба ремонтлау, буяу, яшелләндерү эшләренә алынырга.

Районның административ комиссиясе гражданнарга төзекләндерү кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искәртә: шәхси һәм күп фатирлы йортлар ишегалларын санитар торышка китерергә. Бердәм тырышлык куеп, туган төбәгебезне тагын да чистарак һәм ямьлерәк итик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев