Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Капиталны бер ай һәм 10 көн эчендә

УПФР җитәкчесе урынбасары Николай Кистенев хәбәр иткәнчә, хәзер ана капиталы акчасын бирү сроклары кыскартылган. "Әгәр элек канун буенча ана капиталыннан файдалану турындагы гаризаны карауга бер ай һәм акчаны күчерүгә тагын бер ай вакыт кирәк булса, хәзер исә гаризаны тикшерүгә бер ай вакыт сакланып калса да, акчаны күчерү вакыты бер айдан...

УПФР җитәкчесе урынбасары Николай Кистенев хәбәр иткәнчә, хәзер ана капиталы акчасын бирү сроклары кыскартылган.

"Әгәр элек канун буенча ана капиталыннан файдалану турындагы гаризаны карауга бер ай һәм акчаны күчерүгә тагын бер ай вакыт кирәк булса, хәзер исә гаризаны тикшерүгә бер ай вакыт сакланып калса да, акчаны күчерү вакыты бер айдан 10 көнгә кыскартылды", - дип сөйли Николай Анатольевич. Исегезгә төшерәбез, ана капиталын дүрт юнәлеш: торак шартларын яхшыртуда, балаларның белем алу хезмәтләрен түләүдә, ананың булачак пенсиясен формалаштыруда һәм инвалид балаларның социаль адаптациясе өчен товарлар һәм хезмәтләргә түләүдә кулланырга мөмкин. Ана капиталы программасына керү өчен тагын ике ел вакыт бар: ана капиталын алу хокукына ия булу өчен, сертификатка хокук бирәчәк сабый 2018 елның 31 декабренә кадәр дөньяга килергә яки шул вакытка кадәр бала уллыкка яки кызлыкка алынырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев