Декларация тапшыру кампаниясе
Рәсми

Декларация тапшыру кампаниясе

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 12 нче районара инспекциясе аксубайлыларга, 2016 ел өчен физик затларның кеременә салым буенча салым декларациясен тапшыру (3-НДФЛ) срогының 2017 елның 2 маенда чыгуы хакында искәртә. Салым түләүче 2016 ел өчен керем турында декларация тапшыру белән бергә, шулай ук салымны кире кайтаруга декларация тапшырырга...

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 12 нче районара инспекциясе аксубайлыларга, 2016 ел өчен физик затларның кеременә салым буенча салым декларациясен тапшыру (3-НДФЛ) срогының 2017 елның 2 маенда чыгуы хакында искәртә.

Салым түләүче 2016 ел өчен керем турында декларация тапшыру белән бергә, шулай ук салымны кире кайтаруга декларация тапшырырга хокуклы. Декларация тапшыру срогы - 2017 елның 2 маена кадәр. Шуңа игътибар итәргә кирәк, салым декларациясен билгеләнгән вакыттан соң тәкъдим итү 1000 сум күләмендә штраф салу сыйфатында салым җаваплылыгына тарту өчен нигез булып тора. 2016 ел керемнәре буенча салым декларациясен тутыру өчен Россия ФНС сайтында урын алган "Декларация 2016" махсус компьютер программасыннан файдалану мөмкин. Шулай ук "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты" сервисыннан файдаланучыларга, Россия ФНС сайтында интерактив онлайн режимда НДФЛ буенча салым декларациясен тутыру һәм җибәрү мөмкинлеге дә бар.


Нет комментариев