Муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына кандидатларны сайлау көне тәмамлануга якынлаша.
Яңа Чуаш Адәмсуында бер мандатка дүрт кандидат дәгъва итә.
Безнең хәбәрче килгән вакытка сайлаучыларның күбесе үз тавышларын биргән иде инде.
– Безнең сайлау участогында 77 сайлаучы теркәлгән. Хәзерге вакытта сайлаучыларның 75 проценты тавыш бирде, – диде участок сайлау комиссиясе рәисе Ирина Артемьева.
Исегезгә төшерәбез, бүген муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатларны Иске Татар Адәмсуында да сайлыйлар. Монда да тавыш бирү шул ук дәрәҗәдә.
Нет комментариев