Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Үзенчәлекле балалар өчен

Үзенчәлекле балалар ункөнлеге уңаеннан мәдәният хезмәткәрләре кызыклы театральләштерелгән тамаша бүләк иттеләр. Бәйрәмдә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин да катнашты. Район Мәдәният йорты сәхнәсендә Кар кызы, Гномнар, Сихерчеләр белән тылсымлы тамаша күрсәттеләр. Үткән яңа ел бәйрәменә чакырылмый калган Сихерчедән тылсымлы яктырткычны кулга төшерү...

Үзенчәлекле балалар ункөнлеге уңаеннан мәдәният хезмәткәрләре кызыклы театральләштерелгән тамаша бүләк иттеләр.

Бәйрәмдә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин да катнашты. Район Мәдәният йорты сәхнәсендә Кар кызы, Гномнар, Сихерчеләр белән тылсымлы тамаша күрсәттеләр. Үткән яңа ел бәйрәменә чакырылмый калган Сихерчедән тылсымлы яктырткычны кулга төшерү өчен гномнар матур җырлар башкардылар, игелекле гамәлләр кылдылар. Һәм ахыр чиктә бәйрәмнең төп символларыннан берсе булган могҗизалы фонарьне алдылар. Тамашачылар белән бәйгеләр, уеннар, викториналар оештырдылар. Балалар кар бөртекләрен кисеп ясадылар, җәйге һәм кышкы уенчыкларны таптылар. Балаларга аеруча да кәгазь "кар бөртекләре" белән уйнау ошады. Төрле уеннар уйнап бәйрәмдә катнашудан ямь таптылар балалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев