Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Шәкертләр беренчелектә

Нурлатта ТР мөселманнары диния нәзарәте игълан иткән Әхмәт Мәкъсудиның "Гыйбадәте Исламия" китабы буенча республика мөселманнар викторинасының зональ туры үтте. Зональ турда Кама аръягының алты районыннан 50дән артык бала катнашты. Аларга бирелгән тема буенча 45 сорауга җавап бирү бурычы йөкләнде. Аксубай районын Иске Ибрай мәчете каршындагы мәдрәсә укучылары тәкъдим итте. Виддан...

Нурлатта ТР мөселманнары диния нәзарәте игълан иткән Әхмәт Мәкъсудиның "Гыйбадәте Исламия" китабы буенча республика мөселманнар викторинасының зональ туры үтте.

Зональ турда Кама аръягының алты районыннан 50дән артык бала катнашты. Аларга бирелгән тема буенча 45 сорауга җавап бирү бурычы йөкләнде.

Аксубай районын Иске Ибрай мәчете каршындагы мәдрәсә укучылары тәкъдим итте. Виддан Сөләйманов шәкертләре ислам дине нигезләрен үзләштерүдә өстен булуларын күрсәттеләр. Моны алар башка районнан килгән балалар белән көч сынашуда исбатладылар. Аксубайлылар, көндәшләренә җиңүгә шанс калдырмыйча диярлек, 6 призлы урынның 5сен алдылар. Ир балалар арасында дин нигезләрен яхшы белүдә Илһам Сөләйманов аерылып торды. Жюри икенче урынны Камил Сәлаховка, өченче урынны Айнур Фәизовка бирде. Кыз балалар арасында мөселман викторинасында Резидә Гелметдинова иң көчлесе булды. Динә Әхмәтҗанова, Нурлаттан килгән яшь кыздан берничә баллга гына калышып, өченче призер булды.

Аксубай укучыларын ТР МДН мөфтие урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров, ТРның Көньяк районнары казые Равил хәзрәт Зөфәров, Нурлат районы имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сафиуллин кайнар котладылар һәм алга таба да уңышларга ирешүләрен теләделәр. Зональ бәйге җиңүчеләре викторинаның декабрь аенда башкалабызда үтәчәк финал этабында катнашачак.

Фото: www.nurlat-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев