Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Чын бәхет нәрсәдә

Яңа ел алдыннан әлеге төшенчәне мин приютта булганнан соң аңладым. Барысын да тәртип буенча.

"Хыял" балалар йорты коллективы биредә тәрбияләнүче сабыйлар өчен шаян яңа ел программасы әзерләгәннәр. Балаларны һәм хезмәткәрләрне тәбрикләргә җитәкчелек тә килде. Район башлыгы Камил Гилманов барысын да Яңа ел белән котлап, иксез-чиксез бәхет теләде. Шулай ук приютның нәтиҗәле эшчәнлеге өчен күп эшләр башкарылуын да билгеләп үтте. Монда җиһазлар, келәмнәр яңартылган. Балаларга бүләкләр өләшү күркәм традициягә әверелгән. Камил Гилманов балалар йортына тузан суырткыч бүләк итте.

Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль Хезмәте Идарәсенең Аксубай бүлеге җитәкчесе Лилия Сәхабетдинова да буш кул белән килмәгән. Ул сабыйларга - сәламәтлек, уңышлар, ә балаларын күрергә килгән ата-аналарга үз нарасыйларын яратуларын, бәяләүләрен теләде.

Театральләштерелгән тамашада дистәдән артык кеше катнашты. әкият персонажлары балаларның күңелләрен күтәрделәр.

Рәхәтләнеп күңел ачканнан соң, бүләкләр алу мизгеле дә килеп җитте. Алар татлы күчтәнәчләр салынган пакетлар гына түгел, кирәк-яраклар тутырылган зур бүләкләр дә алдылар. Балалар күңел түрендә яшеренгән серләрен бәян иткәннәр. Кемдер сенсорлы телефон, кемдер интерактив курчак, рәсем ясарга яратучылар - моның өчен таләп ителгән барлык әйберләр салынган биштәр, уенчык өй белән курчак, коляска, чана сораган. Кыш бабай малайга беренче бүләген тапшыргач, сабый үз күзләренә үзе ышанмады: пакетта ул хыялланып йөргән радио белән идарә ителә торган машина иде. Шунда ук балалар арасында пышылдап сөйләшүләр башланды: "Мин планшет сорап язган идем, минем дә хыялым чынга ашыр микән?" Күз алдына гына китерегез әле, чынлап та теләкләр үтәлде. Мисалга, Данил, хоккей ярата, "Ак Барс" командасы өчен җан ата икән. Аңа өстәл хоккей уены, кәшәкә, команда логотибы төшерелгән бейсболка һәм барслыларның авторгафлары белән постер бүләк иттеләр. Сабыйларның сөенечләрен сүзләр белән генә язып бетерерлек түгел, бу чын бәхет иде...

Ә бүләкләрнең барысын да Татарстан Республикасында гаиләләрнең һәм кешеләрнең социаль проблемаларын хәл итүдә ярдәм күрсәтүче "Игелекле эш" Төбәк иҗтимаги оешмасы инвесторлары алып килгән. Оешма җитәкчесе Иван Курапов акция турында менә нәрсәләр сөйләде:

- ТРда "Игелекле эш" ТИО партнерлары һәм дуслары ярдәме һәм шулай ук балалар язмышына битараф булмаган гади кешеләр белән берлектә "Кыш бабайга хат" киң күләмле яңа ел хәйрия акциясе үткәрә. Ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм булган сабыйлар үзләренең теләкләрен белдереп хатлар яздылар, аларның хыяллары тормышка ашыр дип ышанам. Чынлыкта исә алар әти-әниләренең янәшәдә булуын телиләр. Ә ниндидер уенчык сорап, алар күңелләре белән могҗиза, тылсымга ышаналар. Без балаларның хыялларын чынга ашырырга ярдәм итәбез.

Приют директоры Гөлнар Шарашева хәйрия ярдәме күрсәтүчеләргә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.

- Бездә тәрбияләнүче балалар икенче ел инде "Игелекле эш" иҗтимаги оешмасыннан үзләре теләгән уенчыкларны алалар, - диде Гөлнар Кәшәфетдин кызы. - Район җитәкчелегенең дә приютка ярдәме зур. Балаларга шатлык бүләк иткәнегез, көнкүреш мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәткәнегез өчен бик зур рәхмәт сезгә. Күрсәткән игелекләрегез сезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Гаиләләрегездә иминлек һәм бәхет хөкем сөрсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев