Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Буяулар фестивале – бу бик шәп!

Яшьләр көне кысаларында Аксубайда буяулар фестивале үтте. Ул Аксубайның иң актив, кыю һәм инициатив яшьләрен үзенә җыйды. Фестиваль яшьләр өчен иң кызыклы, мавыктыргыч вакыт үткәрү чарасына әйләнде. Барысы турында да онытып елына бер тапкыр рәхәтләнеп күңел ачарга мөмкиндер бит инде. Бию көе яңгырады. Флэшмобта катнашучылар мәйданга сибелделәр. Биючеләрне әйләндереп алган...

Яшьләр көне кысаларында Аксубайда буяулар фестивале үтте.

Ул Аксубайның иң актив, кыю һәм инициатив яшьләрен үзенә җыйды. Фестиваль яшьләр өчен иң кызыклы, мавыктыргыч вакыт үткәрү чарасына әйләнде. Барысы турында да онытып елына бер тапкыр рәхәтләнеп күңел ачарга мөмкиндер бит инде.

Бию көе яңгырады. Флэшмобта катнашучылар мәйданга сибелделәр. Биючеләрне әйләндереп алган тамашачылар аларның һәр хәрәкәтен күзәтеп, хуплап көчле алкышларга күмделәр. Һәм моның өчен үз өлешләрен алдылар да: кызлар биюне тәмамлап, көтмәгәндә халык өстенә төргәкләрдәге төрле төсләрдәге буяуларны сиптеләр. Барысы да шуннан башланды инде. Катнашучылар буяу пакетларын уңга-сулга селкеп, бер-берсен буяуга чумырдылар. Мәйданда "шау- шу" бушланды, бала-чагалар шатлыклы авазлар чыгарып кычкырыштылар. Әлеге процедурадан читтә калырга теләүчеләрне дә куып җитеп, өсләренә буяулар сиптеләр. Егет-кызларның киемнәре салават күпере төсләрен алды, күңелләрне дәртләндереп музыка яңгырап торды.

Фестивальгә килүчеләргә район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров мөрәҗәгать итте.

- Яшьләр өчен районда барысы да эшләнә, - дип ассызыклады ул. - Ә сез үз чиратыгызда укуда да, спортта да, иҗади планда да югары уңышларга ирешәсез. Җәй - рәхәтләнеп ял итү чоры. Җәегезнең бүгенге кебек кызык үтүен телим. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев яшьләр адресына изге теләкләрен җиткерде. Чараның рәсми өлешен бүләкләү тантанасы дәвам итте. Аксубайның иң нәтиҗәле, уңышлы яшьләре: Алина Игушкина, Камилә Хәйруллина, Кристина Удиярова җыелучыларның көчле кул чабулары астында район башлыгыннан Рәхмәт хатлары алдылар. Шулай ук актив тормыш рәвеше, массакүләмле чаралар үткәрүдә булышлык күрсәткән һәм районның яшьләр сәясәтен үстерүгә зур өлеш керткән өчен Диләрә Сорурова, Дарья Барышева, Никита Маненков, Ксения Крайнова, Ләйсән Вәлиуллина, Эльвира Хамәтнурова, Арсений Охотников яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән Мактау грамоталарына лаек булдылар.

Яшьләр арасыннан инициатив төркем концерт программасы тәкъдим итте. Җырлар башкарылды, дәртле биюләр күрсәтелде. Аларны бәйгеләр һәм викториналар алмаштырды. Музыка караңгы төшкәнче туктамады.

- Фестиваль турында социаль челтәрләрдән белдек, - диләр каникулларда ялга кайткан студентлар (буяулы йөзләреннән аларны тану мөмкин түгел иде). - Узган ел да бик кызык булган иде, быел да кәефләрне күтәрер өчен килдек. Килгәнебезгә бер дә үкенмибез, күпме энергия, шатлык алдык. Буяулар фестивале хисләр, энергия ташкыны ул. Бик шәп!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев