Хәтерне мәңгеләштерергә
Әфган сугышында Аксубайдан җиде егет һәлак булды.
Болар Мансур Гыйззәтуллин, Сергей Еграшкин, Владимир Маркин, Әхат Насретдинов, Фәрхат Сәйфуллин, Илһам Сөләйманов, Вячеслав Фролов. Алар турындагы истәлекне сугышчыларның әти-әниләре, туганнары һәм якыннары, егетләр белем алган мәктәпләрдә урнаштырылган хәтер стендлары саклый. Һәлак булган сугышчыларның берсенең дусты - Азат Әхмәтханов һәм Яр Чаллыдагы сугышчы-интернационалчылар...