Авыл буйлап җыр белән
Түбән Баланда авылында Раштуаны олысы да, кечесе дә көтеп ала. Барлык православие бәйрәмнәрендәге кебек, әлеге йолаларга һәм гореф-гадәтләргә бай салада, Раштуага карата да мөнәсәбәт аерым. Бәйрәм көнендә һәр өйнең иртәдән үк ишекләре ачык була - бала-чага үрелгән олы кәрзин белән авыл буйлап йөри, ул тәм-томнар, акчалар белән тула. - Әлеге...
Түбән Баланда авылында Раштуаны олысы да, кечесе дә көтеп ала.
Барлык православие бәйрәмнәрендәге кебек, әлеге йолаларга һәм гореф-гадәтләргә бай салада, Раштуага карата да мөнәсәбәт аерым.
Бәйрәм көнендә һәр өйнең иртәдән үк ишекләре ачык була - бала-чага үрелгән олы кәрзин белән авыл буйлап йөри, ул тәм-томнар, акчалар белән тула.
- Әлеге күркәм йола безнең авылда күп еллар элек пәйда булды - Раштуада без сабыйларны кунакка көтәбез. Бу көнне алар һәр өйгә икешәр тапкыр киләләр - иртән Раштуаны мактап җырлап йөриләр, төштән соң, элеккеге вакыттагы кебек, авыл урамнары буйлап төрлечә киенеп үтәләр, - дип сөйли авыл хуҗалыгы тармагы ветераны Галина Коннова.
Бала-чага һәр өйгә, уңыш нигезе буларак, бөртек алып килә, аны бер почмакка сибәләр һәм икенче көнгә кадәр аңа кагылмыйлар. Аннан соң җыеп алып, малларга ашаталар. Җирле халык әйтмешли, авыл тирәсендәге басу-кырлар һәр елны уңдырышлы була, маллар да сәламәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев