Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Аксубайда руханилар җыелышы үтте

Аксубайда Чистай һәм Түбән Кама епархиеләре руханилары җыелышы булып үтте.

Әлеге епархие өчен зур билгеләнешкә ия вакыйга безнең районда икенче ел үткәрелә. Аңа митрополиянең барлык чиркәүләреннән дин тотучы 70 тән артык кеше җыелды. Җыелыш башланганчы Феодосий Тотемский чиркәвендә гыйбадәт кылу чарасы үтте, аны Чистай һәм Түбән Кама епископы Пармен җитәкләде.

Бу көнне чиркәү кунаклар һәм гади дин тотучы халык белән тулды. Владыка Пармен гыйбадәт чарасыннан соң, җыелышны ачык дип белдерде һәм Аксубай православие чиркәве башлыгы Александр Качаевка, аны оештыруда ярдәм күрсәткәне өчен ихлас рәхмәт сүзләре җиткерде.

Руханиларның һәр елны үткәрелә торган җыелышы киң күләмле бурычларны үз эченә ала. Анда һәр чиркәү башлыгы башкарылган эшләр турында хисап тота, руханилар эшчәнлегендәге проблемаларны хәл итү, чиркәүләр эшендә килеп туган киртәләрне үтү, алга таба эшне тагын да активлаштыру юллары билгеләнә. Ул шулай ук христиан динен тотучыларга бергә җыелып, бер-берсе белән очрашып аралашу, яңалыклар белән уртаклашу мөмкинлеге дә бирә.

Архиепископ Пармен җыелышта катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Архиерей башлыгы үзенең чыгышында урыннарда хакимиятләр белән актив хезмәттәшлек итәргә кирәклеген ассызыклады.

- Хакимият һәм чиркәү икесе дә гаделлек һәм дөреслек яклы, - дип билгеләп үтте ул. - Бу чиркәүләр алдында торган кайбер проблемаларны хәл итүгә ярдәм итеп кенә калмыйча, җәмгыятьтә әхлак тәрбиясе ролен дә үтәр иде.

Ерак авыллардагы чиркәүләрдә хезмәт куйган руханиларга да рәхмәтен җиткерде ул.

Җыелыш кысаларында епархиаль бүлекләр җитәкчеләре һәм округ благочинныйлары да чыгыш ясадылар. Шул исәптән Аксубай православие чиркәве башлыгы Александр Качаев та. Ул безнең районда чиркәүләрнең нинди эш-мәшәкатьләр белән яшәве турында сөйләде:

Чыгышлардан билгеле булганча, нигездә эш чиркәүләрдә гыйбадәт кылу, йолаларны үтәү белән генә чикләнми. Җәмгыятьтә православие дине кыйммәтләрен төрле алымнарда җәелдерү эше дә шулай ук мөһим. Руханилар җыелышына җитәкчелек иткән Владыка Пармен бу юнәлештәге эшкә аерым басым ясады. Дини сабаклар бирү, хәйрия ярдәме күрсәтү, яшьләр белән актив эш алып барылган гыйбадәтханәләр мисал итеп китерелде.

Аксубай районына килгәндә, чиркәү Аксубай яшьләренең бер өлешен үзенә берләштергән. Алар барлык игелекле эшләрдә һәм башлангычларда катнашалар. Патриотик тәрбия бирүдә дә тәҗрибә зур безнең, епархие оештырган спорт чараларыннан, мәдәни тормыштан да читтә калмыйлар. Моның шулай булуына күптән түгел Аксубайда үткән Чистай һәм Түбән Кама епархиеләренең православие яшьләр форумында катнашучылар да инанды.

Хисап тоту җыелышында республиканың казаклар оешмасы, конфессияара хезмәттәшлек турында да сүз барды. Чистай епархиесенең ревизия комиссиясе, чыгыш ясауларга нигезләнеп, җыелыш эшенә нәтиҗә чыгарды. Җыелучыларның игътибарын мәхәллә инфраструктураларына милеккә хокукны рәсмиләштерү кирәклегенә җәлеп иттеләр.

Җыелыш азагында епископ Пармен дин әһелләрен, руханиларны җылы кабул иткәннәре өчен чиркәү башлыгы Александр Качаевка, район җитәкчелегенә, зал тәкъдим иткән өчен Мәдәният йорты җитәкчелегенә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде, эшләрендә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев