Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Аксубайда Раштуа бәйрәмен каршы алдылар

Аксубай районының православие чиркәүләрендә Раштуа бәйрәме уңаеннан гыйбадәт кылу йолалары үтте. Аксубайның Феодосий Тотемский чиркәвендә төнге Раштуа йоласы узды. Бирегә дин тотучылар, яшьләр җыелды, гаиләләре белән килүчеләр дә күп иде. Гыйбадәт кылу, җыелучыларны шатландырып, вокал җыр белән үрелеп барды. Аксубай православие чиркәве янында Раштуа бәйрәменә кардан куыш ясаганнар. Ул әлеге...

Аксубай районының православие чиркәүләрендә Раштуа бәйрәме уңаеннан гыйбадәт кылу йолалары үтте.

Аксубайның Феодосий Тотемский чиркәвендә төнге Раштуа йоласы узды. Бирегә дин тотучылар, яшьләр җыелды, гаиләләре белән килүчеләр дә күп иде.

Гыйбадәт кылу, җыелучыларны шатландырып, вокал җыр белән үрелеп барды.

Аксубай православие чиркәве янында Раштуа бәйрәменә кардан куыш ясаганнар. Ул әлеге мөкатдәс көннәрдә һәркем өчен ачык булачак. Раштуа гыйбадәте 8 гыйнварга кадәр дәвам итте. Бәйрәмнең төп тантанасыннан соң чиркәүдә районның якшәмбе мәктәпләренә йөрүчеләр чыгыш ясадылар. Алар Раштуа уңаеннан шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Чара Мәдәният йортында дәвам итте.

- Ихлас күңелемнән сезне Раштуа бәйрәме белән тәбрик итәм, - дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга район башлыгы Камил Гилманов. - Изге Раштуа сезнең гаиләләрегезгә игелек, бәхет, иминлек алып килсен.

Аксубай гыйбадәт йорты башлыгы Александр Качаев Православие динен тотучыларны бәйрәм белән котлады.

- Изге китапта шундый юллар бар: "Аллаһы дөньяны яраткан, дөньяга килгән һәм кешеләр өчен газап чиккән". Моннан да югарырак нәрсә булырга мөмкин? Без бүген дә аның кайгыртуын, ярдәмен тоеп яшибез. Шатлык хисләре кичергәндә дә, кайгы килгәндә дә Аллаһка таянсак, аңа рәхмәтле булсак иде. Кыенлыклар килгәндә Аллаһ безгә тагын да якыная. Аңа булган ышану-өмет әлеге мөкатдәс көннәрдә генә түгел, гомер буена саклансын иде.

Раштуа бәйрәменә багышланган концертта үзешчән артистлар, балалар сәнгать мәктәбенә йөрүчеләр катнашты. Аңа Аксубай православие чиркәве яшьләренең күңелләргә үтеп керерлек театральләштерелгән тамашасы нокта куйды. Иң соңыннан залны йөзләгән шәм уты яктылыгы биләп алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев