Аксубай укучысы республика бәйгесендә өченче призер булды
Аксубай 3 нче урта мәктәбенең 10 «А» сыйныфы укучысы Алия Әхмәтшина «Парламент дәресе-2026» проекты кысаларында өлкән сыйныф укучылары арасында республика инша язу бәйгесендә III урынны яулады.
Аның «Хезмәт – кешенең тормышы» темасына эше жюри әгъзларының күңелен яулады.
Әлеге проект бәйгесендә бөтен республикадан 512 мең бала катнашты, финалга 500 укучы һәм 102 педагог чыкты. 50 укучы һәм 6 укытучы җиңүче дип табылды, 18 укучы һәм 4 педагог лауреат булды. ТР Дәүләт Советында әлеге инициатива контекстында узган балалар рәсемнәре, иншалар һәм эсселар, мәктәп проектлары һәм видеороликлар, индивидуаль проектлар республика бәйгеләрендә җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды. Быел «Хезмәт һәм сугышчан батырлык белән Ватанны данлыйбыз!» парламент дәресе Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышлана.
Бүләкләү тантанасында Алиягә республика бәйгесе призеры дипломы һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Укучының уңышын аның педагогы – тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Татьяна Удиярова да хаклы рәвештә уртаклаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев