Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Аксубай укучылары “Нәүрүз”не бәйрәм иттеләр

Аксубайның Виталий Тимирясов исемендәге 1 нче мәктәбендә “Нәүрүз” бәйрәме узды

“Нәүрүз” − төрки халыкларның кышны озату, язны каршылау бәйрәме. Бу бәйрәм яңарыш, уңыш, дуслык, мәхәббәт символы булып санала. Бәйрәмнең чал тарихы гореф-гадәтләргә, риваятьләргә бай. Борынгыдан килгән гореф-гадәт буенча, Нәүрүз алдыннан кешеләр өйләрен юып-чистартып, хуҗалыкларын тәртипкә китерергә, алган бурычларын кире кайтарырга тиеш булганнар.

Бәйрәмне мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфирә Галиева оештырды. Укучылар бик рәхәтләнеп катнаштылар. Алар җырладылар, биеделәр, төрле халык уеннарын уйнадылар. Мөгаллимә укучыларга “Нәүрүз” бәйрәме турында видео һәм презентация тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев