Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Аксубай укучылары белән коррупция һәм террорчылык турында сөйләштеләр

Виталий Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбендә «Коррупция һәм террор: бәйләнеш нәрсәдә?» темасына түгәрәк өстәл узды.

Чара өлкән сыйныф укучылары өчен әлеге янауларның үзара бәйләнешен аңлату һәм аларга каршы көрәш – һәркемнең эше икәнен ассызыклау өчен оештырылды.

Район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова үз чыгышында коррупция һәм террорчылыкның асылын ачты.

– Коррупция террорчылык куркынычларын тудыра, дәүләт һәм җәмгыять иминлеген какшата, – дип гомумиләштерде ул.

Фикер алышуда район благочинныеның яшьләр белән эшләү буенча ярдәмчесе иерей Антоний Рыбочкин, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Камалетдинов, мәктәп директорларының тәрбия буенча киңәшчеләре кураторы Наталья Хәйруллина һәм ЭЭМ бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторы Евгения Илденеева катнашты. Очрашуда катнашучылар алдында чыгыш ясап, алар социаль куркынычларга каршы торуда әхлак, рухи кыйммәтләр, намуслылык, җаваплылык һәм законга хөрмәт турында сөйләделәр.

Спикерлар кешеләргә янаучы актуаль мәсьәләләргә һәм куркынычларга басым ясадылар. Укучыларга мессенджерлар һәм вакансияләр сайтлары аша вербовкалау схемалары, җиңел акчалар сылтавы белән россиялеләрне, шул исәптән яшьләрне, шикле авантюраларга ничек җәлеп итүләре турында сөйләделәр.

Укучылар диалогка кушылдылар, бәхәсле темалар күтәрделәр, сораулар бирделәр, тормыш мисаллары белән уртаклаштылар. Барысы да: коррупциягә һәм террорчылыкка бергәләшеп, үзеңнән башлап кына каршы торырга мөмкин, дигән фикергә килделәр.

Бу очрашу истәлеге итеп, малайларга һәм кызларга коррупциягә каршы һәм террорчылыкка каршы символикалы ручкалар һәм календарьлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев