Аксубай районыннан өченче сыйныф укучысы республика олимпиадасында призер булды
Татарстанда 4-8 сыйныф укучылары арасында Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре буенча олимпиаданың йомгаклау этабына нәтиҗә ясалды.
Интеллектуаль ярышлар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге ярдәмендә «Дуслык» сәламәтләндерү-мәгариф комплексы базасында узды.
Финалда республиканың 45 муниципаль районыннан 393 иң көчле укучы катнашты – алар барысы да мәктәп һәм муниципаль этапларда катгый сайлап алуны уңышлы узды. Укучыларның эшләренә югары дәрәҗәдәге профессионаллар: югары уку йортлары укытучылары, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган укытучылары, шулай ук Татарстан Республикасының халык укытучысы бәя бирде.
Киеренке көрәш нәтиҗәләре буенча Татарстанның 33 районыннан 171 укучы олимпиада призерлары булып танылды. Алар исәбенә Аксубай районы вәкиле Емелькино урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Нина Кононова да керде. Нинаның җиңүе артында укучы кызның гына түгел, аның остазларының: башлангыч сыйныфлар укытучысы Любовь Герасимованың, мәктәп директоры һәм Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре укытучысы Алексей Никитинның да хезмәте тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев