Туган телле мәктәпләрдә белем алучы укучылар арасында татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында Аксубай районы мәктәпләре укучылары призерлар булдылар.
Иске Ибрай мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Ләйсән Гатауллина – укытучы-остазы Гүзәлия Кадыйрова җитәкчелегендә һәм Түбән Татар Майнасы мәктәбе укучысы Ләйсән Закирова – укытучы-остазы Фәнүзә Гафиятуллина җитәкчелегендә татар теле грамматикасын һәм ликсикасын тирәнтен белүләрен күрсәтеп, жюриның югары бәяләвенә лаек булдылар.
Фото мәгариф бүлеге архивыннан.
Нет комментариев