В.Г. Тимирясов исемендәге урта мәктәп һәм «Радуга» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе проектлары ТР территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән проект грантларына лаек булды.
Аксубайның 1нче мәктәбе бәйгегә милли белем бирү буенча директор урынбасары Әлфирә Галиева эшләгән «Туган тел – ата-бабаларыбызның зирәклеге һәм мирасы хәзинәсе» проектын тәкъдим итте. Проект халык авыз иҗатына, йолаларына һәм гореф-гадәтләренә кызыксыну уятуга юнәлтелгән.
«Радуга» мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениесендә гамәлгә ашырыла торган «Тел, йолалар, мәдәният – Татарстан байлыгы» проектының җитәкчеләре – бакча мөдире Гөлназ Гайфуллина, тәрбиячеләр Гөлфия Шәйхисламова һәм Марина Мишина. Проект этнографик, туган якны өйрәнү һәм милләтара чаралар комплексын тәкъдим итә. Анда катнашуга, бакчада тәрбияләнүчеләрдән һәм аларның ата-аналарыннан тыш, җәмәгатьчелек, туган як тарихын өйрәнү учреждениесе, шулай ук җирле үзидарә органы җәлеп ителә.
– Әлеге проектларны тормышка ашыру районда яшәүче халыкларның телләрен үстерү һәм саклауда мөһим роль уйнарга чакырылган, – ди Әлфирә Әмирҗан кызы. – Безнең максат – туган телне белүче, аны хөрмәт итүче, халык тарихын, аның күркәм йолаларын һәм гореф-гадәтләрен саклап калырга омтылучы гражданнар тәрбияләү.
Нет комментариев