Аксубай педагогы төбәк конкурсы лауреаты булды
Иске Ибрай урта мәктәбенең математика һәм физика укытучысы Айрат Шәрифуллин Татарстанда «Россиянең Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында лауреат исемен яулады. Номинациясе – «Педагогик дебют».
«Ел укытучысы» конкурсы — педагоглар өчен чын сынау: фәнне ныклы белү генә түгел, дәресләргә яңача якын килү, хезмәттәшләр белән тәҗрибә уртаклашу һәм укытуның яңа алымнары да кирәк.
Айрат Сабирҗан улының казанышы – аның үҗәтлеге, үз эшенә тугрылыгы һәм үз өстендә даими эшләве нәтиҗәсе. Төбәк этабында ул һөнәри осталыгын күрсәтте, Аксубай районын тәкъдим итте һәм яшь укытучыларның белем дәрәҗәсен күтәрергә әзер булуларын раслады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев