Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Ютазы районында янгында зыян күргән гаиләләргә фермерлар ярдәм иткән

Ютазы районы Иске Каразирек авыл җирлегендә чыккан янгын аркасында дүрт шәхси ярдәмче хуҗалык зыян күрде. Аларга терлек азыгы белән ярдәм ителде. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.

Ихаталарда урнаштырылган салам һәм печән төргәкләре янып, яраксыз хәлгә килде. Янгыннан зыян күргән Фатыйх Вәлкәев, Марат Кашапов, Таһир Солтанов, Зәйтүн Нәбиев гаиләләренә терлек азыгы запасы булдыруда “Нәбиуллин”, “Гафиятов” фермер хуҗалыклары зур ярдәм күрсәтте. 

Шулай ук “Халатян” КФД да кулдан килгән кадәр булышырга вәгъда итте, дип хәбәр итте район башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары Закуан Ильясов.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев