Түбән Камада югалган 12 яшьлек малайны тәүлек буе эзлиләр
Хәвеф-хәтәр

Түбән Камада югалган 12 яшьлек малайны тәүлек буе эзлиләр

Түбән Камада 12 яшьлек малайны тәүлек буе эзлиләр.

Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.

«12 яшьлек Александр Доронин өйдән 14 октябрьдә чыгып киткән һәм хәзерге вакытка кадәр аның кайда булуы турында хәбәр юк», - дип хәбәр ителә порталда.

Агентлыкка билгеле булганча, укучы беренче тапкыр гына югалмый.

Малай турында мәгълүматларга ия булучыларны полициягә яки туганнарына 02, 8-937-773-97-57 һәм 8-904-675-27-68 (малайның әнисе) телефоннары аша мөрәҗәгать итү сорала.
 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото


Нет комментариев