Шаһитлар Лаеш районында юл кырыена төшеп әйләнгән машинаны видеога төшергән
Хәвеф-хәтәр

Шаһитлар Лаеш районында юл кырыена төшеп әйләнгән машинаны видеога төшергән

Авария кичә көндез Сокуры авылы тирәсендә булган.

Шаһитлар Лаеш районында юл кырыена төшеп әйләнгән җиңел машинаны видеога төшергән. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар вакыйга урыныннан булган кадрлар белән бүлеште.

Авария кичә көндез Сокуры авылы тирәсендә булган.

Кадрларда җиңел автомобильнең трассадан кюветка төшеп, ян ягына әйләнүе күренеп тора. Машинага җитди зыян килә. Зыян күрүче кешеләр турында әлегә мәгълүмат юк.
 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото: скриншот видео из соцсетей


Нет комментариев