Россия туристлары Төркиядә юл-транспорт һәлакәтенә эләккән, зыян күрүчеләр бар
Алты россияле Төркиянең Алания районында автобус белән юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан, алар хастаханәләргә озатылган.
Алты россияле Төркиядә Алания районында автобус белән юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән, алар хастаханәләргә озатылган, алар арасында авыр яралылар юк. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Россия Федерациясенең Анталиядагы Генераль консуллыгы вәкиле хәбәр итте.
"Алания районында тау юлында Россия туристлары булган туристик автобус катнашында авария булды. Алты россияле зыян күрде, алар хастаханәләргә китерелде. Икесе Анталияга, дүртесе Аланиягә озатыла. Аларда авыр яралар юк", - диде агентлык әңгәмәдәше.
Ул Генераль консуллыкның Төркия хакимиятләре белән элемтәдә торуын һәм бу хәлнең торышын ачыклавын билгеләп үтте.
Источник: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев