Казанда тугыз айлык баланы үтерүдә шикләнелүче ир-атны тоткарлаганнар
Якын арада тикшерү 48 яшьлек ир-атка карата чара билгеләү үтенече белән судка мөрәҗәгать итәчәк.
Полицейскийлар тугыз айлык баланы үтерүдә шикләнелә торган 48 яшьлек ир-атны тоткарлаган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
«Салават күпере» торак комплексында җинаять кылуда шикләнелгән 48 яшьлек ир-ат тоткарланды», – диде Андрей Шептицкий.
Тоткарланган ир-ат гаебен тулысынча таныган. Якын арада тикшерү 48 яшьлек тоткарланган ир-атка карата чара билгеләү үтенече белән судка мөрәҗәгать итәчәк.
Бала үлеме фактына карата «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев