Франциянең көньягында Байона шәһәрендәге мәчеттәге кешеләргә өлкән яшьтәге ир-ат аткан. Ике кеше яраланган.
Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итте.
Һөҗүм итүче ир-атка 60 яшь, ул мәчеттән чыгып килүче кешеләргә таба берничә тапкыр ата, аннары янучан матдә салынган шешәне мәчеткә ыргыта.
Бераздан мәчеттән 100 км ераклыкта Ланд шәһәрендәге йортында бу ир-атны полиция тоткарлый. Аның машинасында газ тутырылган баллон табыла.
Тоткарланган ир-аттан сорау алалар, җинаять сәбәпләре әлегә хәбәр ителми.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев