Торак йортларда, хуҗалык корылмаларында һәм фатирларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү кайгылы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Кызганычка каршы, ачы тәҗрибә күрсәткәнчә, күпләр бу гади хакыйкатьләрне игътибарсыз калдыра.
2026 елның агымдагы чорында район территориясендә 23 янгын чыккан (узган елның шул чорына карата – 35), шуларның 2се коры үлән һәм чүп-чар януы.
Янгыннарда 4 кеше һәлак булган (узган елның шул чорына карата – 1), 1 кеше тән җәрәхәтләре алган (узган елның шул чорына карата – 2).
2026 елның 20 октябрендә 13 сәгать 59 минутта Аксубай бистәсенең Мазилин урамындагы күпфатирлы торак йортның бер фатирында янгын чыккан. Янгын турында күршеләре хәбәр иткән. Янгын нәтиҗәсендә фатирның йокы һәм ишек алды бүлмәләре, шулай ук бер өлеш өй җиһазлары зыян күргән.
Янгынның сәбәбе – электр җиһазларын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.
– Инцидентның көндез булуын, өйдә беркем дә булмавын, күршеләренең төтен чыкканын күреп янгын сүндерү бүлегенә шалтыратуларын билгеләп үтәргә кирәк, – дип ассызыклады район-ара күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән тикшерүчесе, эчке хезмәт майоры Рәсим Исламов. – Бу янгынны оператив рәвештә сүндерергә һәм кеше корбаннарын булдырмаска мөмкинлек бирде. Әмма милеккә китерелгән зыян шактый зур. Әгәр торак хуҗалары вакытында электр челтәренең торышын кайгырткан булсалар, мондый хәл килеп чыкмаган булыр иде.
Нет комментариев