88 яшьтә яшьләргә үрнәк күрсәтеп Хаҗ кылган
Кешеләр һәм язмышлар

88 яшьтә яшьләргә үрнәк күрсәтеп Хаҗ кылган

Иске Ибрай авылында гомер итүче күптән түгел үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Минебәрия Мостафинадан соң эстафетаны берничә көн үтү белән Җамалия Ганиева кабул итте. Ветеран тормыш иткән йортта бәйрәм мохите хөкем сөрде. Юбилейны билгеләп үтәргә аның иң якын кешеләре, туганнары, авылдашлары җыелды. Хәрәкәтчән, шат күңелле бәйрәм гаеплесе районнан килгән...

Иске Ибрай авылында гомер итүче күптән түгел үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Минебәрия Мостафинадан соң эстафетаны берничә көн үтү белән Җамалия Ганиева кабул итте.

Ветеран тормыш иткән йортта бәйрәм мохите хөкем сөрде. Юбилейны билгеләп үтәргә аның иң якын кешеләре, туганнары, авылдашлары җыелды. Хәрәкәтчән, шат күңелле бәйрәм гаеплесе районнан килгән рәсми затларны кабул итте.

- Фидакарь хезмәтегез белән Сез җәмгыять, район үсешенә үз өлешегезне керттегез, район җитәкчелеге исеменнән котлаулар кабул итегез, - дип мөрәҗәгать итте Җамалия Нәсыйбулла кызына район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин. - Чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйбыз, исәнлек-саулык, бәхет һәм муллык телибез!

Ул Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын укыды, чәчәкләр бүләк итте, район исеменнән күчтәнәчләр һәм бүләк тапшырды. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева, Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Мансур Минеголов та ветеранны юбилее белән котладылар. Бәйрәм гаеплесенең тәбрикләүләрдән күңеле нечкәрде һәм игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт укыды.

Җамалия Нәсыйбулла кызы үткән гомер елларын искә алды. Тормышлар бик авыр була. Сугышка кадәр, яшүсмер чагында, 7нче сыйныфны тәмамлаганнан соң аны иптәш кызлары белән өч айга Екатеринбургта урнашкан хәрби заводка эшкә җибәрәләр (ул вакытта Свердловск булган). Командировка 3 ай дәвам итә. Ә аннан кайтканнан соң, колхозда хезмәт куя. Сугыш чоры, сугыштан соңгы елларның авыр чакларын әле дә яхшы хәтерли ул - ачлык, колхозда кырда эшләргә эшче көчләр җитми, шуңа күрә үгезләр җигеп эшлиләр алар. Фронттан кайткан авылдашына кияүгә чыга. Бер-бер артлы балалары туа. Бүгенгесе көндә Җамалия Нәсыйбулла кызының 9 баласыннан 4се генә исән-сау. Бер малае, өч кызы һәм оныклары, ерак җирләрдән әниләрен, әбиләрен бәйрәме белән котларга кайтканнар. Алар әниләре, 1988 елда вафат булган әтиләре, ничек бергә бәхетле һәм тату тормыш итүләре турында бары тик җылы сүзләр белән генә искә алып сөйләделәр. Кышкы айларда балалары аны үзләренә шәһәргә алып китәләр, ләкин авылы, туган йорты аны үзенә тарта. Шуңа күрә яз җитүгә ул кабат өенә кайта. Җамалия Нәсыйбулла кызы оныгы Фәридә Әхмәтҗанова карамагында (хәзер юбиляр әбинең 8 оныгы, 6 оныкчыгы һәм бер оныкчыгының баласы бар). Яраткан әбисенең сәламәтлеген дә ул тикшереп тора, чөнки ул - медик, авылда фельдшер булып эшли.

Юбилей тантанасында Җамалия Нәсыйбулла кызының тормышында булган истәлекле вакыйгаларны да искә алдылар. 88 яшендә ул кызы белән Согуд Гарәбстанына Хаҗ кылырга барган.

- Барлык Хаҗ кылучылар өчен безнең әни өлге булды, - дип сөйли кызы. - 60 градуслы эсседә ул, яшьләргә үрнәк булып, чыдамлык күрсәтте, барлык авырлыкларны уңай кичерде. Аның кебек өлкәннәр аңа көч биреп тордылар. Аның көчле рухына барысы да шаккатты.

90 яшендә дә Җамалия Нәсыйбулла кызы биш вакыт намазны калдырмый, гел аяк өстендә. Шуңа өстәп, кешеләргә бары тик игелек кылырга тырыша һәм тормышны ярата.


Нет комментариев