Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кече бизнес

Район данын якладылар

21 ноябрьдә үткән Татарстан Республикасы эшмәкәрләренең стратегик үсеш өстенлекләрен билгеләү темасын үз эченә алган эшмәкәрләрнең 3 нче Съездында безнең районнан ун вәкил катнашты. Болар - делегацияне җитәкләгән башкарма комитет җитәкчесенең икътисад үсеше буенча урынбасары Рәис Галиев, Иван Шугаев, Николай Иванов, крестьян хуҗалыгы башлыклары Марат Сафин, Рамилә Кыямова, Рөстәм Җәмилов, Мансур...

21 ноябрьдә үткән Татарстан Республикасы эшмәкәрләренең стратегик үсеш өстенлекләрен билгеләү темасын үз эченә алган эшмәкәрләрнең 3 нче Съездында безнең районнан ун вәкил катнашты.


Болар - делегацияне җитәкләгән башкарма комитет җитәкчесенең икътисад үсеше буенча урынбасары Рәис Галиев, Иван Шугаев, Николай Иванов, крестьян хуҗалыгы башлыклары Марат Сафин, Рамилә Кыямова, Рөстәм Җәмилов, Мансур Рафиков, Марс Гимадиев, Евгений Казаков һәм Рәсимә Сабитова.
Кече, урта һәм эре бизнес эшмәкәрләреннән тыш, съезд эшендә РФ, ТР һәм чит дәүләтләрнең дәүләт органнары, банклар, финанс оешмалары, фәнни учреждениеләр, иҗтимагый оешмалар, вуз вәкилләре катнашты.
...Съезд кысаларында оештырылган республиканың кече һәм урта бизнес продукциясе күргәзмәсендә безнең районнан-Аксубай производство предприятиесе һәм шәхси эшмәкәр Евгений Казаков тәкъдим иткән әйберләр дә урын алган иде. Шунысы куанычлы, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитештерү предприятиесе технологы Рабига Хәлилова һәм Евгений Казаков тәкъдим иткән безнең район экспозицияләре янында тукталды, алар белән аралашты һәм аның сүзләреннән безнең осталар җитештергән әйберләрнең күңеленә хуш килүе күренеп тора иде.
Кече һәм урта эшмәкәрлекне алга таба үстерү, аңа бигрәк тә, авыл яшьләрен җәлеп итү, ярдәм итү һәм эре бизнес белән үзара мөнәсәбәт механизмнарын, банклар тарафыннан ярдәм тою мәсьәләләрен тикшерү алып барылган секция эше нәтиҗәләре буенча тиешле карар эшләнелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев