Район данын якладылар
21 ноябрьдә үткән Татарстан Республикасы эшмәкәрләренең стратегик үсеш өстенлекләрен билгеләү темасын үз эченә алган эшмәкәрләрнең 3 нче Съездында безнең районнан ун вәкил катнашты.
Болар - делегацияне җитәкләгән башкарма комитет җитәкчесенең икътисад үсеше буенча урынбасары Рәис Галиев, Иван Шугаев, Николай Иванов, крестьян хуҗалыгы башлыклары Марат Сафин, Рамилә Кыямова, Рөстәм Җәмилов, Мансур...