Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кече бизнес

Мал асрау–табыш чыганагы

«Тырышкан ташка кадак каккан» дигән әйтем һәркемгә таныштыр, мөгаен. Безнең бүгенге язмабыз да акча эшләү алымнарына кагыла. ...Николай Тимофеев болай да беркайчан да акча юклыктан зарланмый. Үзе туып-үскән йортта һәрвакыт мал-туар күп асралу сәбәпле, ул кечкенәдән хезмәт сөючән булып үсә. Ә йорт терлекләре, билгеле булганча, авылда һәрвакытта да крестьян гаиләсе...

«Тырышкан ташка кадак каккан» дигән әйтем һәркемгә таныштыр, мөгаен.


Безнең бүгенге язмабыз да акча эшләү алымнарына кагыла.
...Николай Тимофеев болай да беркайчан да акча юклыктан зарланмый. Үзе туып-үскән йортта һәрвакыт мал-туар күп асралу сәбәпле, ул кечкенәдән хезмәт сөючән булып үсә. Ә йорт терлекләре, билгеле булганча, авылда һәрвакытта да крестьян гаиләсе өчен табыш чыганагы булып тора. Иртә белән терлекләр янына чыгып, аларның асларын чистарту, азык салу, эчерү Николай өчен бернинди авырлык тудырмый. Ул әлеге эшләрне бөтен күңелен биреп, тырышып һәм җиңел башкара...
Бүгенге көндә ул үзенең йорт фермасында хезмәт куя, аңа әтисе белән хатыны да зур ярдәм күрсәтәләр. Хатыны Ольга да шулай ук авылда туып үскән, терлекләр янында йөрү аның өчен шатлык кына.
...Күптән түгел йорт фермасындагы дуңгызлар саны арткан-тагын дүрт ана дуңгыз балалаган. Ә алар Тимофеевларда унөчәү. Ә дуңгыз балалары йөз башка якын. Моннан тыш, хуҗалыкта дүрт үгез һәм илле каз бар. Николай һәм Ольганың, әлбәттә инде, әтиләре Анатолий Игнатьевич ярдәме белән һәр көнне никадәр эш күләме башкаруларын күз алдына да китереп булмый. Моннан тыш, Николайның нефть компаниясендә даими эше бар, ул анда атнасына өч тапкыр барып эшли.
Әмма ир белән хатын сүзләренә караганда-мал асрау ул гаиләнең төп чыганагы. Ә азык белән проблема килеп чыкмасын өчен, әтиләре әйтүенчә, көзен алар комбайн штурвалы артына утыралар.
...Бүген авылда барысы да Тимофеевлар кебек җитеш тормыш белән яхшы йортта, берничә машинага, авыл хуҗалыгы техникасына ия булып яши ала. Әйтергә кирәк, бу чынлап та шулай, алар Савгач авылында чәчәк атучы бердәнбер гаилә түгел.
Әмма алкогольгә тартылу һәм элементар ялкаулык яхшы яшәүгә омтылу юлында бик еш киртә була. Ә күпләр нәрсә бар шуңа риза булып яшәргә күнеккән, бары тик артык мәшәкать кенә булмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев