Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кече бизнес

Бюджет үтәлгән

Киңәйтелгән граҗданнар утырышында Иске Үзи авыл җирлеге башлыгы Надежда Айдова хәбәр иткәнчә, җирлекнең бюджеты 104,5 процентка үтәлгән. Җирле үзидарә органнары вәкаләтләренең берсе - халыкның ял вакытын оештыру. Ике авыл клубы һәм бер авыл китапханәсе мәдәният учаклары булып торалар. Искеүзилеләргә мәдәният йортының техник базасын яңартырга - яңа яктырту җиһазлары, компьютер сатып...

Киңәйтелгән граҗданнар утырышында Иске Үзи авыл җирлеге башлыгы Надежда Айдова хәбәр иткәнчә, җирлекнең бюджеты 104,5 процентка үтәлгән.
Җирле үзидарә органнары вәкаләтләренең берсе - халыкның ял вакытын оештыру. Ике авыл клубы һәм бер авыл китапханәсе мәдәният учаклары булып торалар. Искеүзилеләргә мәдәният йортының техник базасын яңартырга - яңа яктырту җиһазлары, компьютер сатып алырга, тәрәзә блокларын алмаштырырга кирәк. Шулай ук авыл җирлеге башлыгы Аксубай җирлекара үзәк китапханәләр системасы директоры Ирина Телешевага авыл китапханәсен җиһазлауда ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. 2016 елда референдум үткәрелде һәм халык ризалыгы белән 213700 сум күләмендә үзара салым акчасы җыйдылар. Республика 734,4 мең сум күләмендә субвенция өстәде. Бу акчага урам яктырткычлары сатып алынган, вак таш кертелгөн, транспорт хезмәтләре күрсәтелгән, юлларны яхшы торышта тотуга һәм чистартуга, җирләү урыннарын һәм күперләрне төзекләндерүгә акча бүлеп бирелгән.
Надежда Айдова үзара салым средствосының акча җыелган конкрет торак пунктта кулланылуын да ассызыклады. 2018 елга планда - авыл юлларын һәм күперләрне төзү буенча зур эшләр башкару.
Авыл җирлеге территориясендә ике суэтем башнясы эшли. Иске Үзи авылындагы суүткәргеч челтәренә 40 елдан артык. Шуңа бәйле аварияләр дә еш килеп чыга. Бер ел эчендә трассада мондый 9 очрак теркәлгән. Өч ай дәвамында билгеле сәбәпләр аркасында төзәтү эшләрен башкара алмаганнар. Бүгенгесе көнгә су бирү проблемасы юк. Энергиягә бәяләр артуга бәйле җирлек башлыгы суга тарифны 65 сумга кадәр күтәрергә тәкъдим итте.
Урамнарны яктыртуны 55 яктырткыч тәэмин итә. Агымдагы елда авыл торак пунктларын яктырту программасында катнашып, Яңа Баланда авылында өч яктырткыч һәм бер исәпләү приборы һәм Яңа Мокшино авылында өч яктырткыч урнаштыру планлаштырыла.
Халыкны Иске Үзи авылы юлларына икенче асфальт катламын салу һәм Яңа Мокшино авылында юлларны норматив торышка җиткерү мәсьәләсе борчый.
Агымдагы елга түбәндәге бурычлар билгеләнгән: Иске Үзи авылында янгын сүндерү гидранты кую, Яңа Баланда авылы зиратында кирәк-яракларны саклау өчен йорт төзүне тәмамлау, Иске Үзи авыл мәдәният йортында газ казанын алмаштыру һәм юлларны төзекләндерүне дәвам итү.
Авыл активистларын бүләкләү утырышның күңелле мизгеле булды. Нәтиҗәле хезмәтләре өчен ветераннар советы рәисе Александр Лизунов һәм авыл кешесе Николай Титов район башлыгыннан Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Ахырда Надежда Айдова, Иске Үзи авыл җирлеге халкы куелган бурычларны үтәү өчен көчләреннән килгәннең барысын да эшләячәк һәм барлык тармакларның һәм һәр кешенең үз хуҗалыкларында нәтиҗәле эш алып барулары бәрабәренә тормыш шартлары тагын да яхшырачак, дип ышандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев