Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

Буранда юлга чыкмаска киңәш ителә

Башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев рәислегендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе утырышы узды.

 Утырышта 2024 елның 15 гыйнварында «Азеево - Черемшан - Шентала - Яңа Ибрай» автомобиль юлында булган үлемгә китергән юлтранспорт һәлакәте фактын карадылар; район территориясендә һәлакәтләрнең торышын һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча күрелә торган чараларны анализладылар.

– Һава шартларының начар булуы – автотрассага чыкмас өчен мөһим сәбәп, – дип ассызыклады Станислав Зайцев. – Бу үлем белән тәмамланган һәлакәтнең сәбәпләренең берсе начар күренүчәнлек булды. Шушы аянычлы мисалдан чыгып, машина йөртүчеләргә язмышны сынарга кирәкми – һава торышының начараюы турында хәбәр алу белән юлга чыгудан тыелып торырга кирәк.

Утырышта шулай ук, җомгадан алып ял көннәрендә дә көчле җил һәм күз күременең начарлануы белән бураннар көтелә, дип билгеләп үтелде. Соңгы авария мисалында машина йөртүчеләргә эшләрне кичектерергә, өйдә калырга киңәш ителә.

«Татавтодор» АҖенең Аксубай филиалы директоры Фәнис Сафин үзенең чыгышында, районда юлларны чистарту эше көчәйтелгән режимда алып барыла, кар җыюга бөтен махсус техника җәлеп ителде, дип билгеләп үтте.

– Нормативлар нигезендә, юл хезмәте карбураннар туктагач дүрт сәгатьтән соң юлда тоткарлыкларны бетерү эшенә керешергә тиеш, – дип билгеләп үтте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев