Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

Аксубай районында юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүче һәм пассажир һәлак булган, зыян күрүче авыр хәлдә

Юл-транспорт һәлакәте бүген төш вакытында Яңа Ибрай авылына якын юл участогында өч транспорт чарасы катнашында килеп чыккан.

Юл-транспорт вакыйгасы турында хәбәр районның кизү-диспетчерлык хезмәтенең бердәм номерына 11.34 сәгатьтә килеп ирешә.

Яңа Ибрай авылы янында Аксубай ягыннан 10 нчы модель «Лада», BMW һәм Volkswagen машиналары бәрелешкән.

Барыннан да күбрәк ВАЗ җиңел автомашинасы зыян күргән: авария нәтиҗәсендә ике кешенең – машина йөртүченең һәм пассажирның гомерләре өзелә, алар юл-транспорт фаҗигасы булган урында ук, ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче вафат булалар, икенче пассажир авыр хәлдә Чистай район үзәк хастаханәсенә озатылган. Чит ил автомашиналары шоферлары госпитализациядән баш тарткан.

Юл-транспорт фаҗигасы урынына районның юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссиясе рәисе, башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев барды. Аварияне бетерүгә коткаручылар җәлеп ителде.

Аларга һәлак булучыларны чыгару һәм зыян күрүчегә ярдәм күрсәтү өчен, үзебезнең илдә җитештерелгән җиңел машинаны кисәргә туры килгән.

– Бәхетсезлеккә каршы, юл-транспорт вакыйгасы районның ике кешесенең гомерен алып китте, өченчесенең гомере өчен табиблар көрәшә, – дип шәрехләде районның юл иминлеге буенча комиссиясе рәисе Станислав Зайцев. – Һәлак булучыларның туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз. Юл-транспорт һәлакәте шартлары ачыклана. Бүген торак пунктлардан читкә чыгу өчен һава шартлары бөтенләй уңайлы түгел. Юлларда үтә игътибарлы булыгыз, тизлек режимын һәм дистанцияне саклагыз! Мөмкинлек булганда начар һава торышында юлга чыгудан баш тартыгыз!

Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәренә караганда, якындагы тәүлектә республика территориясендә секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил фаразлана, көндез җилнең көчәюе 23 м/с ка кадәр артачак, Татарстанда күз күреме 1000 метр начараю белән буран көтелә.

Фото: ЮХИДИ бүлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев