Тәҗрибәле шофер
Ирек Мирзин (рәсемдә)- «ВАМИН-Аксу» агрофирмасында шофер булып эшли. Бу һөнәргә ул 40 елга якын гомерен багышлый һәм хезмәт эшчәнлеген авыл хуҗалыгы белән бәйли. Эшләү дәверендә аңа «Сельхозтехника» берләшмәсендә, «Восход» совхозында һәм туган авылы Яңа Думада шофер булып эшләргә туры килә. Менә өченче елын инде ул Яңа Дума авылыннан Түбән Баландага...
Ирек Мирзин (рәсемдә)- «ВАМИН-Аксу» агрофирмасында шофер булып эшли.
Бу һөнәргә ул 40 елга якын гомерен багышлый һәм хезмәт эшчәнлеген авыл хуҗалыгы белән бәйли. Эшләү дәверендә аңа «Сельхозтехника» берләшмәсендә, «Восход» совхозында һәм туган авылы Яңа Думада шофер булып эшләргә туры килә. Менә өченче елын инде ул Яңа Дума авылыннан Түбән Баландага «ВАМИН-Аксу» мегафермасы савымчы хатын-кызларын йөртә. Аның эшенә җаваплы каравы нәтиҗәсендә савым һәркөнне үз вакытында башкарыла.
Июль аенда Ирек Мөбәрәкҗан улы үзенең алтмыш яшьлек юбилеен билгеләп үтте, әмма һаман да сафта. Оптимист күңелле кеше буларак үзенең тормышын яраткан эшеннән башка күз алдына да китерә алмый ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев