Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешеләре

Терлекләрне кышлату алып барыла

Районның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә терлекләрне араннарда асрау тулы куәткә бара. "ВАМИН-Аксу" агрофирмасының "Восход" бүлеге терлекләрне кышкы рационнар буенча ашатуга беренчеләрдән булып керешкән хуҗалыкларның берсе. Без фермага килгән көнне биредә ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре һәм хуҗалык терлекчеләре терлекләргә туберкулезга каршы вакцинация ясау һәм анализга кан алу белән шөгыльләнәләр иде. Ферма мөдире Георгий...

Районның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә терлекләрне араннарда асрау тулы куәткә бара.
"ВАМИН-Аксу" агрофирмасының "Восход" бүлеге терлекләрне кышкы рационнар буенча ашатуга беренчеләрдән булып керешкән хуҗалыкларның берсе.
Без фермага килгән көнне биредә ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре һәм хуҗалык терлекчеләре терлекләргә туберкулезга каршы вакцинация ясау һәм анализга кан алу белән шөгыльләнәләр иде.
Ферма мөдире Георгий Львов сүзләренә караганда, биредә барлык ветеринария чаралары да вакытында һәм барлык санитар чараларны үтәп башкарыла. Әлеге эштә хезмәт стажы зур булган ветеринар һәм орлыкландыручы Николай Федоров җаваплы.
Ветеринария чараларыннан тыш, аның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә, үткән айда 15 бозау алынган, ә бу айда аларның саны тагын да артыр дип көтелә. Бозау караучы Галина Федорова бозаулардан 700-800әр грамм артым ала. Аның карамагында 80 бозау бар.
Карт сыерларны алмаштыру һәм савым сыерлары санын арттыру өчен 72 тана әзерләнә. Мөгезле эре терлекләрнең гомуми саны 372гә җиткән, шуның 140 ы сыерлар. Аларга савымчылар Светлана Кузьмина, Наталья Мадюкова, Светлана Лаврентьева, Анна Конюхова һәм Светлана Володарчик хезмәт күрсәтә. Терлекчеләр Николай Голованов, Рәшит Хәлиуллин, Минабетдин Кашәфетдинов һәм Геннадий Шувалов терлекләргә һәр көнне азык ташу белән мәшгуль.
Зур авырлыклар белән булса да, сөт җитештерүнең артуы дәвам итә. Әлеге күтәрелешне белгечләр ике ел рәттән килгән корылык белән аңлаталар. Сыйфатсыз азыклар нәтиҗәсендә сыерларның сөт бирүне киметү рефлексы эшли башлаган. Бүлек җитәкчесе Әсхат Минсафин сүзләренә караганда, быел мөгезле эре терлекләрне балансланган азыклар белән тукландыру мөмкинлеге бар. Биредә силос 11 мең тоннадан артык әзерләнгән. Силос базлары тулган, терлекчелек комплексы белән янәшә курганнар хасил булган. Шулай ук 4500 тонна сенаж әзерләнгән, печән һәм салам запасы да җитәрлек тупланган. Ферма яхшы сыйфатлы катнаш азык белән үзәктән тәэмин ителә.
Менә шуның өчен "Восход" алдагысы көндә тагын да яхшырак күрсәткечләргә ирешергә исәп тота.

Рәсемдә: савымчылар А. Конюхова, Н. Мадюкова, С.Кузьмина һәм С. Володарчик.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев