Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешеләре

Нәтиҗә ясалды, бурычлар элеккечә

Узган шимбәдә "ВАМИН-Аксу" агрофирмасы җитәкчелеге азык хәзерләү чоры тәмамлануга бәйле үзенең хезмәтчәннәренә чын бәйрәм оештырды. Агрофирманың азык хәзерләүчеләре соңгы урып-җыю-кукурузны силоска салуны нәкъ менә шул көнне тәмамладылар. Ә генераль директор Искәндәр Зәйдуллинга хезмәтчәннәргә табын кору өчен, чынлап та, нигезле сәбәп бар иде. Ваминлыларны беренчеләрдән булып район башлыгы Камил Гилманов котлады....

Узган шимбәдә "ВАМИН-Аксу" агрофирмасы җитәкчелеге азык хәзерләү чоры тәмамлануга бәйле үзенең хезмәтчәннәренә чын бәйрәм оештырды.
Агрофирманың азык хәзерләүчеләре соңгы урып-җыю-кукурузны силоска салуны нәкъ менә шул көнне тәмамладылар. Ә генераль директор Искәндәр Зәйдуллинга хезмәтчәннәргә табын кору өчен, чынлап та, нигезле сәбәп бар иде. Ваминлыларны беренчеләрдән булып район башлыгы Камил Гилманов котлады. Аның сүзләренә караганда, быелгы сезонда азык хәзерләү һәм уңышны җыеп алу нәтиҗәләре куандырырлык. Соңгы ике ел рәттән килгән корылыкны һәм начар уңыш җыеп алуны исәптә тотып, агрофирма быел кукурузны җиде мең гектарга чәчте. Бу бары тик бер генә максатны, азык запасын җитәрлек күләмдә туплауны күздә тотып эшләнде. Әйтергә кирәк, җиде мең гектар-ул элеккеге 4-5 эре колхоз территориясенә тиң булган мәйдан. Ә тулаем алганда, җәй көне терлекләрне тукландыруга киткән яшел массаны исәпкә алганда, көзге урып-җыюга 6 мең гектар кукуруз мәйданы калды.
Искәндәр Исхакович сүзләренә караганда, бөртеклеләрне урып-җыйганнан соң агрофирманың төп куәте механизаторларның тәүлек әйләнәсе ике сменада хезмәт куюы оештырылган кукурузны силоска салу эшенә юнәлтелде. Яңгырлар булуга һәм механизаторларның ару-талуына карамастан, соңгы 2,5 ай дәвамында әлеге культураны җыеп алу бер генә сәгатькә дә туктап тормады. Ә азык хәзерләү нәтиҗәләре нинди соң? Агрофирмада 56,6 мең тонна сенаж, 89 мең тонна силос хәзерләнгән. "ВАМИН" бүлекләре кырларында уннарча "курганнар" калкып чыкты, силос базлары булмау сәбәпле монда яшел масса салынды. Әлеге азык запасы терлекләрне рационлы тукландырганда һәм саклау шартлары яхшы булганда агрофирмага 2,5 елга җитәчәк. Шулкадәр азык запасы туплау район тарихында моңа кадәр булганы юк иде. Чагыштыру өчен, ваминлылар узган ел үз кырларында13 мең тонна һәм район чикләрендә тагын 10 мең тонна сусыл азык хәзерли алдылар.
Әлбәттә инде, коры саннар артында йөзләгән игенченең, механизаторның, шоферның фидакарь хезмәте, җитәкчеләрнең һәм белгечләрнең тырышлыгы ята. Билгеле булганча, һәр эшнең дә үз алдынгылары була. Шулай ук азык хәзерләү эшендә дә, мисалга, "Ягуар" һәм "Полесье" шоферлары Рафик Садыйков һәм Сергей Крайновка тиңнәр булмады. Алар бер сезонда 39-35 мең тонна яшел масса әзерләүгә ирештеләр. Яңа Кармәттән комбайнчылар бертуган Шамил һәм Фәнил Хәмитовлар адресына да бары тик мактау сүзләре генә яңгырады. Ә Владимир Ковряков бөртеклеләрне урып-җыйганнан соң комбайнын саклауга куеп, 18 көн эчендә 7 мең тоннага якын силос хәзерләде. Мондый тырыш егетләр турында-үз эшләренең осталары, диләр. Олег Мадюков, Владимир Шишкин, Фәнил Минаҗев, Таһир Рәхмәтуллин да үзләреннән зур хезмәт өлеше керттеләр.Тантанада сусыл азыкларны ташуда эшләгән шоферларның да исемнәре яңгырады. Мисалга, Айрат Шәязданов КамАЗ машинасы белән-11046 тонна, Геннадий Корнилов 6,5 тонна яшел масса ташыган. Агрофирма бүлекләрендә хезмәт куйган зур йөк машиналарына һәм тәгәрмәчле тракторларга идарә итүчеләрнең дә азык запасы хәзерләүгә керткән өлешләре зур. КамАЗ шоферлары - "Прогресс"тан Андрей Наумов белән Валерий Сухалов, "МЮД"тан-Хьмит Хамәтгалиев, "Майна"дан- Рифкат Гафиятуллин; тракторчылар -"Баланда" бүлегеннән Ленар Нуртдинов,"Восход"тан -Илдар Кәшафетдинов, "Октябрь"дән -Андрей Петров, үзәк "МТС"тан -Сергей Демьянов, Тәбрик Рәхмәтуллин, Рафаэль Фатушев, Альберт Раузетдинов мактау сүзләренә лаек. Бәйрәмдә билгеләп үтелгәнчә, яшел массаны таптатуда эшләгән К-700 тракторына идарә итүчеләр Андрей Симаков, Андрей Филиппов, Михаил Посредниковның да сыйфатлы азык запасы хәзерләүгә керткән өлеше зур. Төягеч машиналарга идарә итүче шоферлар Геннадий Матюшкин һәм Рәмис Хөснетдинов та азык хәзерләү эшендә үз осталыкларын күрсәттеләр.
Агрофирма җитәкчелеге сый-нигъмәтләр белән сыйлаудан тыш, үз чиратында, азык хәзерләүчеләрнең барысына да азык-төлек салынган пакетлар өләште. Алар хөрмәтенә район артистлары Алим Идиятуллин һәм Татьяна Григорьева чыгыш ясады.

Рәсемдә: Ш. Хәмитов, В.Ковряков һәм А. Раузетдинов.
Л. Жаренова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев