Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Якташлар Сабантуй мәйданында очрашты

Яңа Кармәт авыл җирлегендәге җирле Сабантуйның икенче исеме "Якташлар очрашуы" дип атала. Очрашу "мәйдан" хуҗаларына да, кунакларга да зур шатлык китерде. Бу уңайдан бизәлгән яшел "келәм"дә татар көйләре яңгырады, бәйрәмнең һәр катнашучысын традицион рәвештә татлы ризыклар белән сыйладылар. Авыл җирлеге халкын район башлыгы Камил Гилманов бик җылы сәламләде, һәм бәйрәмдә...

Яңа Кармәт авыл җирлегендәге җирле Сабантуйның икенче исеме "Якташлар очрашуы" дип атала.



Очрашу "мәйдан" хуҗаларына да, кунакларга да зур шатлык китерде. Бу уңайдан бизәлгән яшел "келәм"дә татар көйләре яңгырады, бәйрәмнең һәр катнашучысын традицион рәвештә татлы ризыклар белән сыйладылар.


Авыл җирлеге халкын район башлыгы Камил Гилманов бик җылы сәламләде, һәм бәйрәмдә катнашучыларга уңышлар теләде.


Район җитәкчесе "Сөт иле Аксу" ҖЧҖ хезмәткәре Тәбрик Рәхмәтуллинга бүләк тапшырды. Яңа Кармәт авыл җирлеге башлыгы Илнур Шакиров та мәйдан кунакларын бәйрәм белән тәбрикләде. Авыл халкына әлеге төбәктән чыккан хөрмәтле кунаклар - Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Аксубай якташлар оешмасы җитәкчесе Марат Гарифуллин, ТР юстиция министры киңәшчесе Минфаик Вафин изге теләкләрен юллады.


Дума авылы талантларга бай. Монда үзенең язучылары, шагыйрьләре, музыкантлары һәм җырчылары бар. Алар да үз иҗатлары белән Сабантуй халкын куандырды.


Уеннар, бәйгеләр, ярышлар - һәр Сабантуйның үзенчәлекле мизгеле. Приз фонды - бүләкләр салынган тартмалар өеме катнашучыларны актив булырга әйдәде. Ат чабышлары да кискен һәм киеренке барды. Чабышларда Илгизәр Шәфигуллин, Рәмис һәм Радик Мингатиннар атлары аерылып торды. Яшел "келәм" өстендә милли көрәш яратучылар көч сынашты. Күпсанлы тамашачылар көчле алкышлар белән үз батырлары өчен җан аттылар. Абсолют батыр һәм төп приз - тәкә һәм телевизор иясе Альберт Хисмәтов булды.

{gallery}/photoreportaj/09_06_2015{/gallery}

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев