Бәйрәмнәр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Аксубайда Май чабу бәйрәмен үткәрделәр һәм язны каршы алдылар
Аксубай халкы һәм район кунаклары традицион Май чабу бәйрәмен билгеләп үттеләр.
-
Кышны озаттык
Аксубайда Май чабу бәйрәме атнасының соңгы көнендә кышны озаттылар. Төп мәйданда йөзләгән кеше - балалар, яшьләр, оныкларын иярткән өлкән буын вәкилләре җыелды. Май чабу атнасында коймаклар пешереп, кунакка йөрү йоласы һәркемгә мәгълүм. Ә аның соңгы көне - Гафу үтенү якшәмбесендә халык шаян җырлар, такмаклар, ялкынлы биюләр белән рәхәтләнеп күңел ачты....
-
Кыш бабайга хат яздылар һәм бүләкләр алдылар
"Хыял" балалар приютында Яңа ел бәйрәме ихлас һәм шатлыклы мохиттә үтте. Тәрбияләнүчеләр һәм тәрбиячеләрдән торган зур гаиләне бәйрәм белән тәбрикләргә һәм аларның сөенечләрен уртаклашырга яңа ел тамашасына район башлыгы Камил Гилманов һәм хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр килде. Бәйрәмгә шулай ук балаларның әти-әниләрен дә чакырдылар. Приют 31 бала өчен үз йортларына әйләнгән....
-
Республиканың туган көнен
Кече һәм олы яшьтәге төрле артистларның күп булуы кичке бәйрәмне тагын да бизәде. Аксубайның төп мәйданы кичке 7 сәгатьтә халык белән тулды. Балалары, гаиләләре белән килделәр. Районда татарлар, чуашлар һәм русларның дус-тату яшәп, илебезнең чәчәк атуы өчен тырышлык куюларын гәүдәләндергән "Татарстанның оешма чәчәге" биюе бәйрәмне ачып җибәрде. Аннан соң өч...
-
Корбан бәйрәме мөселманнарны берләштерде
Район мөселманнары иң бөек бәйрәмнәрнең берсе - Корбан гаетен билгеләп үттеләр. Иртәнге намазга кадәр үзәк мәчеткә олысы да, кечесе дә агылды. Ә инде бәйрәм намазы башланганда мәчетнең гыйбадәт кылу залы дин тотучылар белән тулды хәтта баскычта да урын юк иде. Ике намаз арасында Көньяк төбәге казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил...
-
Спас күңел ачулары
Якшәмбе көнне Кәкре Күл авылында Спас күңел ачулары колач алды. Бу йола икенче ел рәттән яңартыла, рус милләте яшәгән бу авылга бөтен тирә- яктан кунаклар җыела, авыл клубы алдындагы аланда өстәлләр корыла. Бу көнне кәрзиннәргә тутырылган алмаларга төп урын бирелә, кунакларны да өлгергән алмалар белән сыйлыйлар. Быел исә алма ризыклары...
-
Аксубайда – Россия әләме көне
Россиядә һәр елны 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт әләме көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм кысаларында Аксубайда җырлар кичәсе үтте. Үзәк парктагы сәхнә янында олысы да, кечесе дә җыелды. Балалар "тамаша залы" каршында ук оештырылган флешмобка кушылганда караңгы төшмәгән иде әле. Тирә-якта бәйрәм патшалык итте. Аксубайлылар яратып өлгергән үзешчәннәр матур чыгышлары...
-
Бәйрәм итәбез
Районда Республика көне уңаеннан бәйрәм чаралары уздырыла. Алар кичә "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе белән башланып китте инде. 26 августта Иске Чуаш Адәмсуы авылында Күп функцияле үзәк ачыла. 29 августта авыл мәдәният учакларында концертлар оештырыла. 30 август көнне бәйрәм программасы бай эчтәлекле булачак. Бу көнне үзәк паркта "Аксубай районының Мактаулы гражданины"...
-
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә!
Мөхтәрәм аграр комплекс хезмәткәрләре - кыр һәм фермаларда эшләүчеләр, район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләре! Һөнәри бәйрәм - Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне белән ихлас, кайнар котлауларымны кабул итегез! Элек-электән алып һәм бүгенгесе көнгә кадәр җирдә эшләүче кешенең хезмәте иң авыр һәм иң кирәкле дип саналган һәм санала. Аграр комплекс...
-
Мөселманнарның изге бәйрәме
Аксубай районы мөселманнары иң бөек бәйрәмнәрнең берсе изге Корбан гаетен бәйрәм иттеләр. Иртәнге намазга азан әйткәнче үк мәчеткә халык агыла башлады. Килүчеләр арасында төрле яшьтәге кешеләр бар иде, өлкәннәр белән бергә оныклары да килде. Бәйрәм намазы башланганчы ук мәчет залы халык белән тулды, күпләр баскычта урын алдылар. Ике намаз арасында...
-
Өлкәннәр көне уңаеннан
Районда Өлкәннәр көненә киң күләмле чаралар программасы әзерләнгән. Моңа районның барлык өлкәләре һәм тармаклары җәлеп ителгән. 1 октябрьдә хезмәт коллективларында, район Мәдәният йортында һәм барлык авыл клубларында ветераннарны хөрмәтләү тантаналары уза. Район үзәк китапханәсе өлкән буын кешеләр өчен төрле кызыклы чаралар тәкъдим итә - дайджест, мәгълүмати буклетлар, китаплар күргәзмәсе һ.б....
-
Тикшерү алып баралар
Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге тикшерүчеләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Агымдагы елның алты аенда гына да тикшерү бүлеге тарафыннан 58 эш кабул ителгән, 26 эш судка тапшырылган, 117 җинаять эше тикшерелгән. Кузгатылган җинаять эшләренең берсе генә дә өстәмә тикшерү өчен кире кайтарылмаган һәм туктатылмаган. Статистиканың коры саннары артында, бүлек...
-
Диңгезчеләр бәйрәм итте
Якшәмбе көнне Аксубай бистәсенең үзәк мәйданында - фонтан янында беренче тапкыр киң күләмдә Хәрби-диңгез флоты көне билгеләп үтелде. Иртәдән үк музыка уйнады, тельняшкалар, козырексыз фуражкалар кигән, ХДФ әләмнәре тоткан моряклар гаиләләре, балалары белән бирегә җыелдылар. Район җитәкчеләре, Александр Безруков исемендәге тынлы оркестрның катнашуы чарага тантаналык өстәде. Моряклар сафы мәйдан буйлап...
-
Фестиваль яңа дәрәҗәгә күтәрелде
Аксубай районында "Уйна, гармун!" фестивале киң колач белән үтте. Алтмыштан артык катнашучы Үзләренең талантларын һәм осталыкларын күрсәтү өчен Енорускинога Россиянең төрле төбәкләреннән өч дистәдән артык гармунчы, утыз биш солист һәм коллектив килде. Самара, Мурманск, Нурлат, Лениногорск, Әлмәт, Чистай, Алабуга шәһәрләреннән, Чирмешән районыннан артистлар, Чуашстаннан эстрада җырчылары килде. Кунаклар - Татарстан...
-
Ураза бәйрәме белән!
Мактау-хәмедләребез, барча барлыкның Хуҗасы - Аллаһ Раббыбызга булып, күңел түрләребездән чыккан сәлам-салаватларыбыз рәсулебез Мөхәммәд галәйһиссәламгә һәм аның гаиләсенә, сахаби-кирам дусларына ирешсә иде. Гомер-тормышлар бик тиз үтә, кардәшләрем. Вакытның шундый тизлек белән алга баруы, чабуы, көннәр, атналар, айлар, елларның мизгел эчендә узуы искитмәле бит. Әле генә Рамазан аебызга керешкән кебек идек,...