Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Спорт һәм яшьләр көнендә

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына һәм Мәскәүдә үткән ХХVII җәйге Олимпиада уеннарының 35 еллыгына багышланган Олимпиада көнен, шулай ук Яшьләр көнен аксубайлылар гаять зур спорт чаралары белән үткәрделәр. Чарада районның футбол, баскетбол, җиңел атлетика һәм башка спорт төрләре буенча иң яхшы командалары катнашты. Спорт бәйрәмендә катнашучыларны район башкарма комитет...

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына һәм Мәскәүдә үткән ХХVII җәйге Олимпиада уеннарының 35 еллыгына багышланган Олимпиада көнен, шулай ук Яшьләр көнен аксубайлылар гаять зур спорт чаралары белән үткәрделәр.



Чарада районның футбол, баскетбол, җиңел атлетика һәм башка спорт төрләре буенча иң яхшы командалары катнашты.


Спорт бәйрәмендә катнашучыларны район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров сәламләде. Бәйрәмдә катнашучы егет-кызларга мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлнур Идиятова, балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе директоры Нияз Хисмәтов спортта һәм укуда уңышлар теләделәр. Яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев та һәммәсен чын күңеленнән Яшьләр көне белән тәбрикләде.


Озынлыкка сикерү, турникта тартылу, идәннән күтәрелү, футбол, баскетбол буенча спорт мәйданчыклары эшләде. Ярышларның дустанә баруына карамастан, җанатарларның дулкынлануына чикләр булмады.


Кич җитәрәк үзәк мәйданда музыка яңгырый башлады. Монда район үзәге халкы һәм кунаклар гаиләләре, дуслары, балалары белән килделәр. Әйбәт һава торышы, җиңелчә искән җил ял итәргә өндәп, чакырып торды. Тиз генә әзерләнгән сәхнәдә барган концерт программасы халыкны үзенә җәлеп итте. Аксубай эстрадасының танылган артистлары һәм яшь вокалчылар тамашачыларны үз чыгышлары белән куандырдылар. Аксубай яшьләрен бәйрәм белән яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев кайнар котлады.


-Безнең яшьләр бик тә актив, - дип билгеләп үтте ул. -Яшьләребезнең күпчелеге спорт белән шөгыльләнә, җәмәгать тормышында да алар актив катнашалар. Яшьләр оешмасы җитәкчесе яшьләр хәрәкәтенең иң яхшы вәкилләре - волонтерлар һәм форпост әгъзаларына Рәхмәт хатлары тапшырды. Бәйрәм күңелле дискотека белән тәмамланды. Үзегезнең һәм якыннарыгызның фотоларын aksubayevo.ru сайтыннан карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев