Аксубай халкы һәм район кунаклары традицион Май чабу бәйрәмен билгеләп үттеләр.
Төп мәйданда ел фасылы өчен борылыш булган тантанага йөзләрчә кеше җыелды. Мәдәният хезмәткәрләре күңелле уеннар, әйлән- бәйлән оештырдылар, сәхнәдән дәртле җырлар яңгырады, әкият персонажлары – Кыш, Яз, Аю, Куян, Кояш, Май чабу керде.

Белем бирү оешмалары вәкилләре мәйданга май чабу сыйлары белән өстәлләр куйдылар. Самавырлар кайнап утырды, халыкны коймаклы чәй, тәм-томнар белән сыйладылар. Гадәттәгечә, Май чабу бәйрәменә «Татмедиа» АҖ филиалы район газетасы редакциясе хезмәткәрләре дә сый тулы өстәлләр белән чыктылар – бәйрәмдә катнашучыларга коймаклар белән сыйланырга, шулай ук «Татмедиа»да басылган газета-журналларны, викториналарны сатып алырга мөмкин иде.

Үзәк китапханә хезмәткәрләре тантанада катнашучылар белән викториналар үткәрделәр.
Кышны дәртле җырлар, әйлән-бәйлән, уеннар белән озатып, халык рәхәтләнеп ял итте.
– Май чабу бәйрәме – ул язның килүен гәүдәләндерә, һәм бу рус халык бәйрәме генә түгел – без аны бергәләп билгеләп үтәбез, коймаклар белән сыйланабыз, – дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга район башлыгы Камил Гилманов. – Барысының да кәефе күтәренке. Бу шулай ук бер-беребездән кичерү сорый торган якшәмбе дә. Һәркемнән гафу үтенәсем килә. Мин чын күңелдән җиребездә тынычлык, һәр гаиләдә иминлек булуын телим! Районыбыз чәчәк атсын!

– Бүген Май чабу атнасының соңгы көне һәм минем барысына да язгы кәефләр телисем килә, – диде Феодосий Тотемский гыйбадәтханәсе башлыгы Александр Качаев. – Бу көнне, үпкәләткән кешеләрдән кичерү сорау бик мөһим. Тыныч, саф күңел белән ураза тотыгыз. Ул җиде атна, 16 апрельгә – Пасха бәйрәменә кадәр дәвам итәчәк. Бүген яз килгән кебек, безнең җаннарыбызда да яңару булырга тиеш. Барагызга да яхшы эш-гамәлләрегездә һәм башлангычларыгызда Алланың ярдәме язсын!

Бу көнне Аксубайда гадәттәгечә «Май чабу курчагы» сыннары конкурсы үткәрелә. Районның балалар бакчалары һәм мәктәпләре коллективлары берсеннән-берсе матур курчаклар ясыйлар. Мәртәбәле жюри традицион конкурска йомгак ясады. Бәйрәм сәхнәсендә призерларны бүләкләделәр. Тамашачыларның көчле алкышлары астында төп бүләкне «Буратино» балалар бакчасы яулады, икенче урынны – 2нче Аксубай урта мәктәбе, өченче урынны 3нче Аксубай урта мәктәбе алды. Үзенчәлек өчен бүләкне “Кояшкай” һәм “Ләйсән” балалар бакчаларына да тапшырдылар.

Мәйданда халык күңел ачты, әйлән-бәйләндә, уеннарда һәм конкурсларда катнашты.
Бәйрәмнең кульминацион мизгеле кар өеп ясалган тау башында урнаштырылган салам курчакны яндыру булды.

Нет комментариев