Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кошларга ярдәм итәләр

Кышкы салкыннарда безнең канатлы дусларыбызга кыенга туры килә. Орнитологлар белдергәнчә, кышын 70 процентка кадәр кошлар үлә! Салкыннан гына түгел, ачлыктан да. Кошларга кышкы салкыннарны җиңелрәк кичерергә ярдәм итәр өчен "Һәр кошчыкның - үз җимлеге" экологик акция старт алды. Аңа Савгач урта мәктәбе укучылары да кушылды. Монда "Алтын куллар" түгәрәге эшләп...

Кышкы салкыннарда безнең канатлы дусларыбызга кыенга туры килә.

Орнитологлар белдергәнчә, кышын 70 процентка кадәр кошлар үлә! Салкыннан гына түгел, ачлыктан да. Кошларга кышкы салкыннарны җиңелрәк кичерергә ярдәм итәр өчен "Һәр кошчыкның - үз җимлеге" экологик акция старт алды. Аңа Савгач урта мәктәбе укучылары да кушылды. Монда "Алтын куллар" түгәрәге эшләп килә. Педагог-оештыручы Анна Николаева җитәкчелегендә түгәрәк әгъзалары кулдан төрле әйберләр ясарга өйрәнәләр, шул исәптән - төрле материаллардан кошлар өчен җимлекләр дә.

Мәктәп урманнан әллә ни ерак түгел, шуңа мәгариф учреждениесе янында урнашкан паркта кошлар һәрвакыт күп була. Укучылар кыш чыгарга ярдәм итәр өчен аларны ашаталар. Әлеге табигатьне саклау акциясенә башка мәктәп укучылары да кушыла ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев