Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык дип танылды
Бүген авылда да шәһәрдән ким яшәмиләр.
Әлбәттә инде, хезмәтне яратасың һәм авырлыклардан курыкмыйсың икән. Районда мондый кешеләр аз түгел. Алар үзләренең тырыш хезмәтләре белән, ярдәмче хуҗалыкларын җәелдереп, җирдә җиң сызганып эшлиләр. Карасу авылында яшәүче Рәмис Закиров шундыйлардан. Ул фермер түгел, ниндидер максатлар өчен грант та отмаган, уңышларга бары тик үзенең...