Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Күңел ачып кышны озаттык

Аксубайлылар район үзәгенең төп мәйданында кышны җырлап-биеп озаттылар. Иртән иртүк үзәк мәйданга халык җыйнала башлады. Бәйрәм көнне һава торышы да яхшы булды. Массакүләм чара Анна Туйкина һәм Тамара Андреевна башкаруындагы җыр белән башланып китте. Халыкны тәмле шашлыктан авыз итәргә чакырып, мангаллардан хуш ис таралды, сәүдә нокталарында кызарып пешкән кулинария әйберләре...

Аксубайлылар район үзәгенең төп мәйданында кышны җырлап-биеп озаттылар.


Иртән иртүк үзәк мәйданга халык җыйнала башлады. Бәйрәм көнне һава торышы да яхшы булды. Массакүләм чара Анна Туйкина һәм Тамара Андреевна башкаруындагы җыр белән башланып китте.
Халыкны тәмле шашлыктан авыз итәргә чакырып, мангаллардан хуш ис таралды, сәүдә нокталарында кызарып пешкән кулинария әйберләре тәкъдим ителде. Бер генә бәйрәмнең дә шундый куңелле үткәне юк иде.
Шулай булмый ни, Май чабу бәйрәмендә рәхәтләнеп күңел ачмагач, димәк гомерең хәсрәттә үтә, дигәннәр элек! Быел да канат тарттылар, чанага утырып йөрделәр, салкын бураннары белән кыш тизрәк китсен өчен кар бәреп уйнадылар.
Бирегә килгән һәркем сый-хөрмәттән авыз итеп, рәхәтләнеп күңел ачты. Бәйрәмне алып баручылар Тамара Шугаева һәм Людмила Нестеркина тамашачыларны әйлән-бәйләнгә, бәйгеләрдә катнашырга чакырдылар.
-Мин меңгә якын такмак беләм,- дип сөйли конкурста катнашучы Татьяна Екамасова,-әмма катнашучылар күп булу сәбәпле, алып баручылар миңа уннан артык такмак башкармаска рөхсәт иттеләр.
Карлы кыш тәкъдим иткән барлык конкурсларда, уеннарда да балалар да, олылар да бертөрле канәгатьләнү белән катнаштылар. Сәхнәдән рус халык җырлары яңгырап торды. Тугыз яшьлек Аня Варваркина тамашачыларны баянда оста итеп уйнавы белән шаккатырды.
Май чабу бәйрәмендә гадәттә җигүле ат чаналарына утырып урамнар буйлап йөриләр, әмма быел безгә атларны күрү бәхете елмаймады.
-Мин Май чабу бәйрәмендә беренче тапкыр гына,-дип безнең белән фикерләрен уртаклаша пенсионер Анна түти.-Бәйрәм миңа бик ошады. Яшьләр күңел ача, без аларга карап куанабыз.
Ниһаять, кышны озатып, карачкыны яндырыр вакыт җитте. Уннарча кеше фотоаппарат һәм телефоннар белән салам Карачкы урнашкан урынга таба борылды. Карачкы дөрләп янып беткәч, аксубайлылар кайсы-өенә, кайсы белен белән сыйланырга кунакка ашыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев