Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Югары әзерлектә

Үзйөрешле транспорт чаралары һәм аларга тагылмаларга Дәүләт техник карау үткәрү тәмамланып килә. Районның баш Дәүләт инженер-инспекторы Газинур Зәйдуллин билгеләп үткәнчә, быел "Аксу Агро" агрофирмасында авыл хуҗалыгы машиналарына техник карау үткәрү аеруча оешкан төстә үтте. Предприятиенең генераль директоры Вәлиҗан Җәлалетдинов, механизаторлар 50дән артык берәмлек техниканы әзерлек линейкасына куйдылар. Тикшерү күпчелек авыл...

Үзйөрешле транспорт чаралары һәм аларга тагылмаларга Дәүләт техник карау үткәрү тәмамланып килә.


Районның баш Дәүләт инженер-инспекторы Газинур Зәйдуллин билгеләп үткәнчә, быел "Аксу Агро" агрофирмасында авыл хуҗалыгы машиналарына техник карау үткәрү аеруча оешкан төстә үтте. Предприятиенең генераль директоры Вәлиҗан Җәлалетдинов, механизаторлар 50дән артык берәмлек техниканы әзерлек линейкасына куйдылар.
Тикшерү күпчелек авыл хуҗалыгы машиналарының язгы кыр эшләренә ышанычлы әзерлектә керешүен күрсәтте. Бүген моңа агрофирма кырларында югары темпта алып барылган чәчү эшләре дә дәлил булып тора. 10 майга монда планлаштырылган мәйданның 70 проценттан артыгына бөртекле культуралар чәчелгән инде.
-Әйтергә кирәк, ГТО ның төп принцибы да үз ролен уйнады. Чөнки техник карау авыл хуҗалыгы предприятиесе машина-трактор паркының техник потенциалын һәм әзерлек дәрәҗәсен ачыклауны үз эченә ала, - дип сөйли Газинур Зәйдуллин, - өстәвенә үзйөрешле транспортны һәр елны тикшерү кырга чыгар алдыннан ачыкланган барлык җитешсезлекләрне бетерергә ярдәм итә. Әлеге юнәлештә "Аксу Агро" механизаторлары үзләренә дә, җитәкчелек битенә дә кызыллык китермәделәр.
Бу көннәрдә инженер-инспектор район кешеләренең шәхси файдалануында булган авыл хуҗалыгы машиналары һәм аларга тагылмаларга техник карау үткәрә. Ә бу йөзләгән трактор һәм башка үзйөрешле техника.
-Алар ГОСТ таләпләренә җавап бирергә тиеш, - дип билгеләп үтә инженер-инспектор, - юлга алар төзек килеш чыгарга, шулай ук шоферның да кирәкле барлык теркәү һәм рөхсәт документлары булырга тиеш. Майның икенче ункөнлегендә үзйөрешле машиналарны тикшерү Сөнчәле һәм Мюд участокларында үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дђњлђт инженеринспекторы “Аксу Агро” агрофирмасы