Яңа нормативлар билгеләнгән
АПК: эш-мәшәкатьләр

Яңа нормативлар билгеләнгән

Яңа елдан башлап каты көнкүреш калдыкларын туплау нормативларына үзгәрешләр кертеләчәк. Үзгәрешләр халыкка да, предприятиеләр һәм оешмаларга да кагылачак. Шулай итеп күпфатирлы йортта яшәүче бер кеше өчен еллык уртача каты көнкүреш калдыкларын туплау нормативы - 1,94, шәхси йортта яшәүче өчен - 2,09га тиң булачак. Кунакханәдә бер урын нормативы - 2,07, палаткаларның,...

Яңа елдан башлап каты көнкүреш калдыкларын туплау нормативларына үзгәрешләр кертеләчәк.
Үзгәрешләр халыкка да, предприятиеләр һәм оешмаларга да кагылачак. Шулай итеп күпфатирлы йортта яшәүче бер кеше өчен еллык уртача каты көнкүреш калдыкларын туплау нормативы - 1,94, шәхси йортта яшәүче өчен - 2,09га тиң булачак.
Кунакханәдә бер урын нормативы - 2,07, палаткаларның, киоскларның һәм башка санкцияләнмәгән сату нокталарының гомуми мәйданының бер квадрат метры нормативы - 5,11не тәшкил итәчәк. Исегезгә төшерәбез, "каты көнкүреш калдыклары" дигән сүз торак массивлардагы бөтен чүп-чар, юридик статустагы предприятиеләр һәм оешмаларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең саклану вакыты чыккан продуктларын, калдыкларны үз эченә ала.

Нет комментариев