"Актай" агрофирмасының механикалаштырылган звеносы бөртеклеләрне җыюны кызу темпта алып бара.
Игенчеләр арпа суктыруны тәмамладылар инде, бу көннәрдә кыр "кораблары" экипажы солы участокларында хезмәт куя. Бүгенгесе көнгә әлеге культура барлык мәйданның яртысыннан күбрәгеннән җыеп алынган. Бу хуҗалыкта районда беренчеләрдән булып 2018 ел уңышы нигезен булдыруга һәм көзге культураларның күчмә фондына бөртеклеләр...
"Актай" агрофирмасының механикалаштырылган звеносы бөртеклеләрне җыюны кызу темпта алып бара.
Игенчеләр арпа суктыруны тәмамладылар инде, бу көннәрдә кыр "кораблары" экипажы солы участокларында хезмәт куя. Бүгенгесе көнгә әлеге культура барлык мәйданның яртысыннан күбрәгеннән җыеп алынган. Бу хуҗалыкта районда беренчеләрдән булып 2018 ел уңышы нигезен булдыруга һәм көзге культураларның күчмә фондына бөртеклеләр орлыгын салуга керештеләр. Тагын 885 тонна югары репродукцияле сыйфатлы орлык салу планлаштырыла.
Бүгенгесе көнгә актайлылар 2000 тонна ашлык суктырганнар.
Владимир Степановның кыр корабы туктаусыз эшли. Ул - хуҗалыкның иң тәҗрибәле игенчеләреннән берсе. Бүгенге көндә Владимир Степанов ашлык суктыру буенча иң югары күрсәткечләргә ирешеп хезмәт куя.
Нет комментариев