Уралар да, сөрәләр дә, чәчәләр дә
АПК: эш-мәшәкатьләр

Уралар да, сөрәләр дә, чәчәләр дә

Районның барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге кебек, "Сөлчә" агрофирмасында да мәшәкатьле чор башланды. Хуҗалык зур түгел, табигый ки, эш күләме дә азрак. Ләкин урып-җыюны вакытында төгәлләү, бөртеклеләрне саклауга салу, көзге культураларны чәчеп калдыру өчен эшчеләр коллективыннан оешканлык, йөкләнгән бурычка аңлап якын килү таләп ителә. - Безнең механизаторлар, кыр хезмәтчәннәре максималь тырышлык...

Районның барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге кебек, "Сөлчә" агрофирмасында да мәшәкатьле чор башланды.

Хуҗалык зур түгел, табигый ки, эш күләме дә азрак. Ләкин урып-җыюны вакытында төгәлләү, бөртеклеләрне саклауга салу, көзге культураларны чәчеп калдыру өчен эшчеләр коллективыннан оешканлык, йөкләнгән бурычка аңлап якын килү таләп ителә.
- Безнең механизаторлар, кыр хезмәтчәннәре максималь тырышлык куеп, намуслы эшлиләр, - дип сөйли "Сөлчә" агрофирмасы җитәкчесе Җәмил Сөләйманов. - Коллективның нигезен тәшкил итүче, тәҗрибәле хезмәтчәннәргә ышаныч баглыйбыз. Аларның яшь коллегалары да шулай ук эшкә җаваплы карыйлар.
Биредә бөртеклеләрне урып-җыю төгәлләнеп килә. Ашлык суктыруда комбайнчылар Фәнис Җәлалетдинов, Сергей Ашаткин һәм Марсель Мифтәхов хезмәт куя. Быел уңыш яхшы - гектарыннан 33 центнердан артык чыга. Хуҗалык буенча уртача 4 мең тоннага якын ашлык суктырып алынган. Кызу урак чорында ындыр табагында эш өзлексез алып барыла. Шулай да яңгырлар урып-җыю процессына бераз гына булса да төзәтмә кертә. Кырдан кайтарылган уңышны Фәнил Мостафин һәм Минтаһир Әһлиуллин сменалап ЗАВ-20 бөртек чистарту машинасы аша үткәрәләр. Рөстәм Натиевка орлыкларны чәчүгә әзерләү бурычы йөкләнгән һәм, җитәкче билгеләп үткәнчә, ул үз эшен җиренә җиткереп башкара.
Быелгысы елда искекыязлылылар сусыл һәм тупас азыклар запасын җитәрлек күләмдә әзерләделәр. Азык йортына 1800 тонна сенж, 400 тонна печән салынган. Шулай ук 200 тонна прессланган салам запасы да булдырылган. Кукуруз өлгерү белән силос әзерләү эшенә керешәчәкләр.
Тракторчылар Рафаил Сафиуллин, ярдәмчесе - улы Илвир белән Илфик Натиев сөрү, туфракны чәчүгә әзерләүдә фидакарь хезмәт куялар. Илвир - техникумда белем ала, җәйге каникул көннәрендә әтисенә авыл хуҗалыгы производствосында ярдәм иткән. Кыска гына вакыт эчендә көзге бодай чәчү өчен бүленгән 600 гектар мәйданда сөрү эшләрен тәмамлаганнар да. Яшьләргә килгәндә, студент Илнар Камалетдиновны да билгеләп үтәсе килә. Ул автомашинада кырдан ындыр табагына ашлык ташыган. Бертуган Газиз белән Тәбрис Әхмәтҗановлар ферма, ындыр табагын ремонтлау белән шөгыльләнгәннәр.
Хуҗалыкта бер үк вакытта көзге культуралар чәчү дә алып барыла. Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе чәчүгә җәлеп ителгән хезмәтчәннәр Рафаил Мингатин һәм Мәкъсум Фәсхетдиновны мактап телгә алды. Бүгенге көнгә тиешле мәйданның яртысы чәчелгән инде.

Нет комментариев