Аксубай районы кырларында уңыш өчен көрәш бара. Бүгенгесе көнгә 21286 гектардан уңыш җыеп алынган, 81709 тоннадан артык яңа уңыш ашлыгы суктырылган.
Өстәмә көч биреп торучы кызыксындыру чарасы да бар быел - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның иң яхшы 200 комбайнчысына 100 мең сумлык премия бирәчәк. Районнар буенча мониторинглау эшләре...
Аксубай районы кырларында уңыш өчен көрәш бара. Бүгенгесе көнгә 21286 гектардан уңыш җыеп алынган, 81709 тоннадан артык яңа уңыш ашлыгы суктырылган.
Өстәмә көч биреп торучы кызыксындыру чарасы да бар быел - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның иң яхшы 200 комбайнчысына 100 мең сумлык премия бирәчәк. Районнар буенча мониторинглау эшләре һәр көн саен алып барыла. Иң яхшы комбайнчыларны районнарда да бүләклиләр.
"Аксу Агро" агрофирмасында урак-2017нең чираттагы батырларын көзге бодай басуына килеп хөрмәтләделәр. Әлеге хуҗалыкның механизаторлары - суктыру буенча алдынгылар арасында. Шимбә киче булуга да карамастан, игенчеләр янына район башлыгы Камил Гилманов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миниршат Алимов һәм агрофирма җитәкчесе Солтан Шәйхуллин килделәр.
Комбайнчылар арпа кырларында эшне тәмамлап киләләр иде.
- Бик кызу чор, ләкин безнең Аксубай игенчеләре һәрвакыт алдынгылар сафында булдылар, район алдынгылары республикада да танылыр дип ышанам. Сез моңа лаек, - дип сәламләде игенчеләрне район башлыгы.
Агрофирма алдынгыларына ул район башлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Бишкөнлек нәтиҗәләре буенча иң яхшылар исәбендә Анатолий Ефремов "КЗС 1218" комбайнында - 476 тонна, Сергей Блинов "КЗС 1218"дә - 514 тонна, Җәүдәт Сафиуллин "Нью-Холланд" комбайнында - 591 тонна, Хөсәен Галиев "Нью-Холланд" комбайнында - 638 тонна, Ринат Мостафин "КЗС 1218" комбайнында - 473 тонна, Алексей Кудряшов "КЗС 1218-29" комбайнында 459 тонна ашлык суктырган.
Комбайнчыларның ярдәмчеләре дә бүләкләргә ия булдылар.
Нет комментариев