Бөртекле культураларны урып-җыю башлану белән ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "Иң яхшы комбайнчы - 2017" бәйгесен игълан иткән иде. Бәйге шартлары буенча урып-җыю техникасы җитештерүчәнлеге буенча төркемнәргә бүленде.
Ярышларда урып-җыю комбайннарында һәм үзйөрешле чапкычларда эшләүче 1000гә якын механизатор катнашты. Шул исәптән безнең район игенчеләре дә. Нәтиҗәләргә тырыш, авыр хезмәт...
Бөртекле культураларны урып-җыю башлану белән ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "Иң яхшы комбайнчы - 2017" бәйгесен игълан иткән иде. Бәйге шартлары буенча урып-җыю техникасы җитештерүчәнлеге буенча төркемнәргә бүленде.
Ярышларда урып-җыю комбайннарында һәм үзйөрешле чапкычларда эшләүче 1000гә якын механизатор катнашты. Шул исәптән безнең район игенчеләре дә. Нәтиҗәләргә тырыш, авыр хезмәт белән ирешелде. Безнең комбайнчыларның фамилияләре уракның беренче көннәреннән үк республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләрендә урын алды һәм агроярышның ахырына кадәр сакланды.
Һәм менә, ниһаять, нәтиҗәләр дә ясалды. Татарстанның иң яхшы 200 комбайнчысы арасында - алты аксубайлы да бар. Болар бөртеклеләрне суктыру буенча иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән "Аксу Агро" агрофирмасы хезмәтчәннәре: Җәүдәт Сафиуллин, Хөсәен Галиев, Алексей Кудряшов, Ринат Мостафин, шулай ук урдыруда иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән "Аксубай" агрофирмасы механизаторлары Зиннур Минхәйдәров һәм Әдип Гелметдинов. Безнең комбайнчылар бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнаштылар. Игенчеләрне Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, ТРның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җылы тәбрикләде һәм һәрберсенә 100 мең сум күләмендә премия тапшырды.
- Бу бүләк - безнең комбайнчылар хезмәтенә чын бәя бирү булды, - дип сөйләде республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасына алып барган авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миниршат Алимов. - Игенчеләр намуслы хезмәтләре белән шундый уңышларга ирештеләр.
Нет комментариев